Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Космонавтика көне 12.04.2023

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. "Космонавтика көне" уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1-2Г классы укучылары белән класс сәгате уздырылды.
-
12 апрель - космонавтика көне 12.04.2023

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Шушы көн уңаеннан 1 класс укучылары белән “12 апрель космонавтика көне” темасына әңгәмә үтте. Укучылар “Мөһим сөйләшү” дәресендә алган белемнәрне искә төшерделәр, космос темасына багышлап рәсемнәр ясадылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2023

Космонавтика көне 12нче апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар, галәмгә беренче тапкыр очыш ясаучы Юрий Алексеевич Гагарин турында мәгълүмат белэн таныштылар һәм бик матур итеп рәсем дә ясадылар.
-
“Без бергә” халык иҗаты балалар фестиваленең зона ярышы 11.04.2023

Бүген, Мөндеш башлангыч мәктәбендә оештырылган, “Гөлкәйләрем” инструменталь ансамбленә йөрүче укучылар “Без бергә” халык иҗаты балалар фестиваленең зона ярышында катнаштылар. Бәйге Казан шәһәренең 189 нчы номерлы “Заман” гимназиясендә үткәрелде. Укучылар “Зәңгәр чиләк” көен уйнап, матур чыгыш ясадылар.
-
"День космонавтики. Мы первые!" 10.04.2023

День космонавтики - исторически важный праздник для всей ракетно - космической промышленности. В связи с этим было проведено внеурочное занятие на тему "День космонавтики. Мы первые!"
-
Тотальный диктант 10.04.2023

Доброй традицией для нашей школы стало проведение Тотального диктанта. Это ежегодная акция проверки грамотности для всех желающих. В 2023 году автором текста Тотального диктанта стал Василий Авченко.
-
1 нче класска керүче балаларны мәктәпкә әзерләү эше дәвам итә 10.04.2023

1 нче класска керүче балаларны мәктәпкә әзерләү эше дәвам итә. Бүген укытучы Йосыпова Р. К. аларга "12 апрель-Космонавтика көне" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Балалар үз куллары белән ракета ясап ябыштырдылар.
-
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне 10.04.2023

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Бүген “Мөһим сөйләшү” дәресендә балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру; космоска кызыксыну уяту; туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү; балаларның сүз байлыгын активлаштыру; тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү максатлары күздә тотылды. Дәрестә укучылар космос турында куп мәгълүмат тупладылар.
-
"День космонавтики. Мы первые!" 10.04.2023

Разговоры о важном в 5 классе "День космонавтики. Мы первые!"
-
Остазлардан үрнәк алабыз 08.04.2023

2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә белем алган, шул ук мәктәптә белем һәм тәрбия биргән педагог, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге мөдире Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы белән очрашу оештырылды. Бу очрашу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тотты.








