Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
«Орлёнок – Мастер» 04.12.2023

Обучающиеся 1-2 классов вместе с советником директора по воспитанию Тимербаевой Л.Р. активно участвуют в реализации программы развития социальной активности обучающихся начальных классов «Орлята России». Трек «Орлёнок – Мастер» состоит из 9 занятий. Ценностью и значимым качеством трека является познание. Символ трека – шкатулка Мастера. В рамках данного трека дети знакомятся с пониманием того, что можно быть мастерами в разных сферах деятельности, в разных профессиях. Целью Трека « Орлёнок- Мастер» является знакомство с творчеством мастеров, воспитание уважительного отношения к труду и творчеству мастеров. Задачи Трека — формировать первоначальные представления о созидательном и нравственном значении труда в жизни человека и общества.
-
Профилактика гриппа и ОРВИ 04.12.2023

Профилактика гриппа и ОРВИ.
-
Волонтёр – кем ул? 04.12.2023

Волонтёр – кем ул? Ул нинди эшләр башкара? Волонтёр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары бүген шул сорауларга җаваплар эзләделәр. Видеосюжет карап, биремнәр эшләгәннән соң, әңгәмә барышында җаваплар тиз табылды. Яхшы күңелле, ярдәмчел, игелекле волонтёр булу теләге дә уянды балаларда. Тирә-юньдәгеләргә мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләргә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
-
Арча укучылар сараенда эшләп килүче проект кысаларында медиафорум булып узды 01.12.2023

30 нчы ноябрьдә Арча укучылар сараенда эшләп килүче проект кысаларында медиафорум булып узды. Чарада 10 нчы сыйныф укучылары катнашып, бик матур чыгыш ясап кайттылар.
-
Саф һавада уеннар 28.11.2023

Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучыларның сәламәтлеген ныгыту, тышкы мөхитнең төрле шартларына каршы тора алу сәләтләрен формалаштыру максатыннан, көн саен дәресләрдән соң саф һавада рәхәтләнеп уйныйбыз.
-
Бизәнгечләрдә - халык тарихы 28.11.2023

Бүген "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре "Пушкин картасы" программасы кысаларында укучыларыбыз өчен "Бизәнгечләрдә - халык тарихы" дип исемләнгән мастер-класс күрсәттеләр. Укучылар үз куллары белән татар орнаменты белән муенса ясадылар.
-
Без 41 нче ел балалары 27.11.2023

Өлкән сыйныф укучылары Мөһәммәт Мәһдиевның "Без 41 нче ел балалары" дип исемләнгән әсәре буенча төшерелгән фильмын киноэкраннан карадылар.
-
Әлдермештән Әлмәндәр 27.11.2023

Бүген башлангыч сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасын карадылар.
-
Туган тел атналыгын йомгаклау 25.11.2023

Туган тел дип әйтүгә Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Безнең туган татар телебез чынлап та бик матур. Ул безнең өчен әткәбез-әнкәбез кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйбыз без. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Укучыларны үз телендә аралаштыру, туган телне ярату тәрбияләү максатыннан 20 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр бездә Татар теле атналыгы игълан ителде. Атна буе күп төрле эшләр башкарылды. Бүген атналыкны йомгаклап төркемнәр арасында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены уздырылды. Укучылар үзләренең тапкырлыкта, зирәклектә көчләрен сынадылар, үзләренең белемнәренең сыйфатын тикшерделәр.
-
Психология атналыгы 25.11.2023

Мәктәбебездә психология атналыгы бара. Атналык кысаларында 7нче сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул шатлык?" дип исемләнгән акция үткәрелде. Укучыларның һәркайсы үзенчә "психология", "шатлык" атамасын ачыкладылар, үзара мөнәсәбәт кагыйдәләрен билгеләделәр, әлеге темага ясалган стенд буенча фикер алыштылар, үз фикерләрен язып та куйдылар.








