Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Туган ил кайдан башлана?" 05.04.2023

Укучыларның туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә үтте . Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Дәрес - лекциядән соң 9 нчы сыйныф укучылары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы белән очрашты. Очрашуда Лесхоз урта мәктәбе һәм Казанбаш төп гомуми белем мәктәпләренең дә 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы укучыларга һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләде, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре, грантлар, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме белән таныштырды.
-
Язгы өмәләр башланды 05.04.2023

Казиле башлангыч мәктәбе укучылары өмәгә чыктылар.Алар мәктәп территориясен чистарттылар.
-
Преемственность дошкольного и начального образования 04.04.2023

Сегодня учитель начальных классов Шигабиева Лилия Рафкатовна провела занятие с будущими первоклассниками.
-
"Канатлы дусларыбыз" 04.04.2023

1нче апрель - Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар "Канатлы дусларыбыз" дигән темага багышлап рәсем ясадылар. Мәктәп тирәсендәге агачларга эленгэн сыерчык ояларына күзәтү ясадылар һәм сыерчык сайравын тыңладылар.
-
День Земли 03.04.2023

Сегодня в рамках проекта " Разговоры о важном" прошёл классный час, посвящённый Дню Земли, который ежегодно отмечается в апреле. Он призван объединять людей планеты в деле защиты окружающей среды.
-
Береги свою планету – ведь другой, похожей, нету! 03.04.2023

Сегодня "Разговоры о важном" были посвящены Дню Земли, который отмечается в апреле.
-
Дәүләт имтиханнарына әзерлек дәвам итә
30.03.2023
Менә язгы каникуллар да җитте. Каникул булуга карамастан, 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен дәвам иттеләр. Мәктәпкә консультацияләргә йөрделәр. 28-31 нче март көннәрендә үзләренең белемнәрен тикшереп, имтихан тапшырып карадылар. Чын имтиханнарда укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 27.03.2023

27 нче март көнне Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Наласа, Арчаның 5 нче гимназиясе, Казанбаш мәктәпләре профсоюз оешмалары актив катнашты. Ярыш бик күңелле һәм киеренке барды, чөнки уенчылар әзерләнеп килгәннәр. Киеренке ярышта Наласа урта мәктәбе - беренче, Арчаның 5 нче гимназиясе - икенче, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе – өченче, Казанбаш мәктәбе – дүртенче урынны яуладылар. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан һәр командага грамота тапшырылды. Зонада беренче урынны яулаган команда районда уйнаячак. Аларга уңышлар телибез.
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары проект эшләре якладылар. Һәр укучы билгеле бер темага бай материал туплаган. Балалар, иптәшләре алдында, әзер эшләре буенча чыгыш ясадылар. Укучыларга өстәмә сораулар бирелде, җаваплар төгәл һәм тулы булды.
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген мәктәп күләмендә укучылар үзләренең эзләнү проект эшләрен тәкъдим иттеләр, укучылар үз эшләренең нәтиҗәсен күрсәттеләр, төрле проблемалы сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр.








