Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары проект эшләре якладылар. Һәр укучы билгеле бер темага бай материал туплаган. Балалар, иптәшләре алдында, әзер эшләре буенча чыгыш ясадылар. Укучыларга өстәмә сораулар бирелде, җаваплар төгәл һәм тулы булды.
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген мәктәп күләмендә укучылар үзләренең эзләнү проект эшләрен тәкъдим иттеләр, укучылар үз эшләренең нәтиҗәсен күрсәттеләр, төрле проблемалы сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 24.03.2023

21 март көнне - көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне әби-бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен уздыра торган булганнар. Әлеге уңайдан, мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективы белән бергәләп Нәүрүз бәйрәме үткәрдек: матур итеп кышны озатып, ямьле язны каршы алдык. Бәйрәмне укучылар әзерләгән концерт номерлары, күңелле хәрәкәтле уеннар бизәде. Ахырда барыбыз бергә тәмле карга боткасыннан авыз итеп, кайнар коймаклар белән чәй эчеп таралыштык.
-
Әлифба бәйрәме 23.03.2023

Казиле башлангыч мәктәбенең беренче класс укучылары Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар.Бу аларның беренче җиңүләре. Укучылар зур сынауларны үттеләр,укырга,язарга өйрәнделәр. Бәйрәмнең төп кунагы -Әлифба.Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, уеннар уйнадылар.Бәйрәм күңелле үтте.
-
Булачак 1 нче класс укучылары мәктәптә 23.03.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенә булачак 1 нче класс укучылары керде. Нәниләр мәктәп һәм анда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Математик биремнәр эшләү, сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән әңгәмәдә катнашу аларга аеруча кызыклы булды. “Сумканы дөрес тутыр” уены күңелле дә, файдалы да булды.
-
"Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык" 23.03.2023

Белем бирү процессы өзлексезлеген тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасы һәм мәктәп арасында максатчан эш алып барыла. Әгәр дә мәктәпкә керүче балалар мәктәп белән таныш булмаса һәм аларны мәктәп бусагасы артында нәрсә көтә икәнен белмәсәләр, алардан укырга теләк тәрбияләү бик кыен булачак. Шуны истә тотып, башлангыч класслар укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәм кызы, Түбән Мәтәскә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә алып керде. Балалар мәктәп белән таныштылар, биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар.
-
"Сау бул, Әлифба" 23.03.2023

Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.
Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныфы укучылары өчен "Сау бул, Әлифба" бәйрәме үтте. Балалар тормышында бу бик зур вакыйга, чөнки алар –укырга, язарга өйрәнделәр. Бәйрәмдә сыйныф җитәкчеләре Суфия Илсур кызы укучыларны төрле тукталышларда туктатып, шигырьләр укытты, биремнәр чиштерде, матур жырлар башкардылар. Кунакка дип Азбука һәм Әлифба китаплары үзләре дә "килде" Бәйрәм мавыктыргыч һәм дустанә атмосферада үтте. Әлифба белән саубуллашу бәйрәме- беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы да, яңа белемнәргә юлның онытылмаслык башы да.
Бәйрәмебез котлы булсын, беренчеләр! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын сезгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңаданяңа уңышлар телибез.
-
Нәүрүз – борынгыдан килгән бәйрәм 21.03.2023

Нәүрүз – борынгыдан килгән бәйрәм. Ул 21 нче мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары шушы бәйрәмне билгеләп үтү чарасында катнаштылар. Балалар күмәк бию, җыр, уеннарда актив катнаштылар. Тәмле коймак белән чәй эчкәннән соң, шат күңел белән, өйләргә таралыштылар.
-
День воссоединения Крыма с Россией 20.03.2023

Сегодня "Разговоры о важном" были посвящены теме "День воссоединения Крыма с Россией". Цель занятия: познакомить обучающихся с датой 18 марта – Днём воссоединения Крыма с Россией, сформировать представления о единстве и целостности территории Российской Федерации, расширить представления о культурных и природных объектах полуострова Крым.
-
18 нче март-Кырымның Россия белән берләшү көне 20.03.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “Мөһим сөйләшү сәгате”нең чираттагысы “Кырымның Россиягә берләшүе”темасына багышланган иде. Ул танып-белүгә нигезләнгән, әңгәмә формасында үтте. Максаты: укучыларны 18 нче март – Кырымның Русия белән берләшүе, бердәмлек һәм Россия Федерациясе территориясенең бөтенлеге, Кырым ярымутравының мәдәни һәм табигый объектлары белән таныштыру. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.








