Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Җәйге каникуллар имин үтсен! 25.05.2023

Буген озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен 2022-2023нче уку елының соңгы көне. Укучыларыбызга җәйге каникулны хәвеф-хәтәрсез, борчу-мәшәкатьсез, күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләп калабыз!!!
-
2022-2023 нче уку елының соңгы йомгаклау җыелышы 25.05.2023

Бүген мәктәбебездә барлык укучылар өчен 2022-2023 нче уку елының соңгы йомгаклау җыелышы булды. Җыелышны мәктәп директоры Ибраһимова Динә Мансур кызы алып барды. Ул үз чиратында җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.Укуда, төрле чараларда, макулатура, каен бөресе җыеп тапшыруда актив катнашкан укучыларга, иң күп уңышларга ирешкән класска грамоталар һәм күчмә кубок та тапшырды.
-
Арча шәһәре парклары буенча экскурсия 25.05.2023

Казиле башлангыч мәктәбенең укучылары белән Арча шәһәре паркларына экскурсия оештырылды.
-
Хуш, Башлангыч! 25.05.2023

Бүген 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре булып узды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар, биюләр башкардылар. Мәктәп директоры Ибраһимова Динә Мансур кызы, беренче укытучылары Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, әти-әниләр балаларга үзләренең иң изге теләкләрен җиткереп, аларны шушы зур бәйрәмнәре белән котладылар.
Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың.
-
Арча шәһәренә экскурсия 24.05.2023

1-2 нче класс укучылары Арча шәһәрендә экскурсиядә булдылар.
-
"Бәхет турында" 22.05.2023

Бүгенге мөхим сөйләшүебезнең темасы "Бәхет турында" булды. Укучылар белән бәхет нәрсә икәнен, кешенең нинди очракларда бәхетле булуын ачыкладык.
-
"Про счастье" 22.05.2023

Последнее занятие "Разговоры о важном" в 5 классе. Сегодня говорили о секрете счастья. Подвели итоги учебного года.
-
Язгы табигатькә экскурсия 19.05.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары экскурсиядә булдылар. Язгы табигатьне күзәтү кызыклы да, файдалы да булды. Туган як табигатенең матурлыгы турында әңгәмә үткәрелде, саф һавада хәкәрәкәтле уеннар уйналды. Укучылар күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар.
-
19 нчы май - Пионерия туган көне 19.05.2023

19 нчы май - Пионерия туган көне уңаеннан Арча укучылар сарае оештырган зур чара булды. Бу чарада безнең укучылар да бик теләп катнаштылар.
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде 18.05.2023

Ниһаять, “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Бу бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үзләре иҗат иткән әсәрләре белән “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург”, “Яшь журналист” номинацияләрендә катнаштылар. 16 нчы май көнне Казанда, Г.Тукайның әдәби музеенда, бәйгенең йомгаклау тантанасы булды. Бәйгедә җиңгән укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Укучылар, язучылар белән берлектә, осталык дәресләрендә катнаштылар. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф бу бәйгедә III урын яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.








