МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Карга боткасы" 30.04.2026

«Карга боткасы»: Праздник татарских традиций и заботы о природе в нашем саду!


Сегодня в нашем детском саду царила особая, теплая и радостная атмосфера! Мы с гордостью провели замечательный праздник «Карга боткасы» – день, посвященный знакомству наших малышей с богатыми татарскими народными традициями и воспитанию бережного отношения к окружающей среде. Этот день стал настоящим погружением в культуру и природу! Дети с восторгом читали стихи, посвященные весне и птицам, исполняли задорные татарские песни, которые наполняли зал звонкими голосами, и с азартом участвовали в веселых народных играх. Каждая игра, каждое слово, каждая мелодия – все это было пропитано духом наших предков и любовью к родной земле. Но самым ярким моментом, конечно же, стало угощение! Дети с большим удовольствием попробовали традиционную «Карга боткасы» – ароматную и сытную кашу, приготовленную с любовью. Это не просто вкусное блюдо, а символ единения, гостеприимства и уважения к природе, которая дарит нам свои дары. После сытного угощения праздник продолжился в атмосфере непринужденного общения и радости. Малыши делились впечатлениями, смеялись и чувствовали себя частью большой и дружной семьи. Мы верим, что такие мероприятия не только обогащают внутренний мир детей, но и закладывают в них основы уважения к своей культуре, традициям и, конечно же, к нашей прекрасной природе. Пусть каждый ребенок с детства знает и ценит богатство своего народа и заботится о планете, на которой мы живем! /Бүген балаларны татар халык гореф - гадәтләре белән таныштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннын бакчабызда «Карга боткасы» бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннары уйнадылар, биеделәр. Уеннардан һәм күңел ачудан соң тәмле «карга боткасы" белән сыйландылар. -
27.04.2026

26нчы апрель–безнең яраткан шагыйребез,халкыбызның сөекле улы -Габдулла Тукайның туган көне.
Быел бөек шагыйребезнең тууына 140 ел тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында бик матур чара узды.
Чараның төп максаты балаларның Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксынуын арттыру,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын күрсәтү иде.
Бу чара балаларга бөек шагыйрьнең иҗатын якты истәлеккә калдырып, аның сүзләре аша мәңгелек кыйммәтләрне өйрәнүгә ярдәм итте.
Без Тукайны мәңге онытмабыз, аның шигырьләре йөрәкләрдә саклана, сүзләре мәңгелеккә үрләп бара. Аның сүзләре — безнең рухи мирасыбыз, туган телебездәге алтын каләм. -
Сәләтле балага-киртәләр юк. 16.04.2026

Сәләтле балага-киртәләр юк. Моңа кадәр дә зур-зур бәйгеләрдә Гран-При иясе булган Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Шәмсегалиева Айсель 13 апрель көнне Удмурт Республикасы Ижау шәһәрендә Г. Тукайның юбилее һәм Рәсәй халыклары бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган "Туган телем - иркә гөлем" төбәкара фестивалендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреатка ия булды, диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Барлыгы 200 катнашучы арасында, шуларның 16 сы гына икенче турга чакырылып, алар арасыннан иң-иңнәрен шәһәрнең Халыклар дуслыгы бинасында билгеләделәр. Кечкенә Айселебезгә үз сәләтен генә күрсәтеп калмыйча, ТНВ, Россия, Ижау шәһәре телевидениеләренә дә интервью бирергә туры килде. Бик сәләтле кызыбыз бакчабызның гына түгел, Актанышыбызның да горурлыгы булып үсеп килә. Балалар бакчасы коллективының балаларыбызны татар телебезне, аның мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, балаларга туган телебезгә мәхәббәт уятуда керткән өлеше шактый зур. Айсельне бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләребезгә, әти-әнисенә, гаиләсенә рәхмәтлебез. Аңа киләчәктә дә уңышлар язсын.
-
"Курочка ряба" 14.04.2026

Зурлар- уртанчылар төркеме балалары белән рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну хисе тәрбияләү максатыннан рольләргә бүленеп әкият куйдык
-
Космонавтика көне/ День космонавтики 12.04.2026

Космонавтика көне - илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз илеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисе, аның мәдәниятен, Ватанга шәхси катнашуларын аңлау бик мөһим. Космос темасы һәрвакыт балаларга кызыклы, шуңа күрә тәрбиячеләр аны беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. Яңа Әлем балалар бакчасында 12 апрельдә Космонавтика көненә багышланган тематик чаралар узды. Балалар кешенең космоска беренче очуы, кояш системасы планеталары, галәм турында мәгълүмат белән таныштылар.
-
"Сөйкемле бала" Гран-При 10.04.2026

27 март көнне Түбән Кама шәһәрендә узган төбәкара "Сөйкемле бала" бәйгесендә Яңа Әлем балалар бакчасыннан Шәмсегалиева Айсель Марсель кызы 2 турның 15 катанушычы арасында Гран-При иясе булды. Конкурсантлар бик көчле һәм төрле шәһәр: Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Мамадыш балалар бакчаларыннан булуына карамастан үз көчен сынап һәм җиңүгә ирешеп кайтуы, Актанышыбыз, авылыбыз, безнең бакчабызның данын яклап бердәнбер икенче тур катнашучысы булуы сөендерә, афәрин. Айсельне һәм аның гаиләсен, әзерләүдә көч куйган педагогларыбыз Мөхәметдинова Ландыш Мөхәррәм кызы, Мөхәмәдиева Илина Рөстәм кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алда да уңышлар язсын.
-
«Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» 02.04.2026

Бакчабызда бүген «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәм барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Алар төрле кошларның фотосурәтләрен карадылар, кошлар турында табышмакларга җавап бирделәр, кошларның тавышларын да тыңлап, аларны аера белделәр. Бу чара балаларның табигатькә, ә иң мөһиме, кошлар дөньясына булган кызыксынуларын арттырды. -
Тәлинкә театры 31.03.2026

Бүген без уртанчы-зурлар төркеме балалары белән театр эшчәнлегенең тылсымлы дөньясына чумдык. Башта сәхнә иҗаты нигезләре белән таныштык, аннары практикада үз куллары белән әкият персонажларын ясап, чын тәлинкә театрын оештырдык.
Әдәби нигез итеп без"Сертотмас үрдәк" әкиятен алдык. Балалар сюжетны бик теләп башкардылар һәм гади тәлинкәләрдән ясалган курчаклар ярдәмендә әкиятне җанландырырга тырыштылар. Бу чараның максаты - театр эшчәнлеге аша балаларда иҗади сәләтләрне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү иде. -
26.03.2026

Яңа Әлем балалар бакчасының зурлар уртанчылар төркеме балалары һәм әти-әниләре белән бергә "Конструкторлык дөньясына сәяхәт" исеме астында мавыктыргыч конкурс игьлан ителде.Конкурста барлык балалар һәм әти-әнилэр дә актив катнашты
-
Бакчабызда кунаклар 24.03.2026

24 март көнне бакчабызда район тәрбиячеләренең "Театральләштерелгән эшчәнлек аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасы астында методик утырышы булып узды. Килгән кунаклар төрле эшчәнлекләр карап, бакчабыз эшчәнлегенә үз фикерләрен җиткерделәр
















