МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
23.04.2025

Тыл ветераны - Вәсилә әбине бәйрәм белән котлап кайттык. Балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бездә кунаклар 17.04.2025

Бүген, 17 апрель көнне Яңа Әлем балалар бакчасында "Театр эшчәнлеге аша балаларның диалогик сөйләм телләрен үстерү" темасы астында балаларны рус теле һәм ана теленә өйрәтү буенча район тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы узды. Утырышта балалар белән ачык белем бирү эшчәнлекләре, театр күренеше, педагоглар белән мастер - класс каралды, авыл балалар бакчаларының проект эшләре буенча тәҗрибә уртаклашуы узды.
-
Без җиңүче 17.04.2025

Бүген Актанышта уза торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында тематик бәйгеләргә нәтиҗә ясалды. ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бүлек оештырган иҗади бәйгеләр җиңүчеләрен хөрмәтләде. Җиңүчеләр рәтендә бакчабыздан Мухаметдинова Ландыш Мөхәррәм кызы бар иде. Ул 1 урын яулап, принтер белән бүләкләнде.
-
«Җиңү тәрәзәләре» акциясе 14.04.2025

Бөек Җиңү бәйрәменен 80 еллыгына бөтен Россия буенча кешеләрне якынайта торган «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды. Бакчабыз да әлеге акциядә катнаша. Тәрәзәләрне тынычлык күгәрченнәре, торналар, шарлар, йолдызлар белән бизәдек.Бу искиткеч акциягә кушылып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без чын күңелдән геройларны котлыйбыз һәм аларга “РӘХМӘТ!” дибез.
-
27 март - Халыкара театр коне 27.03.2025

27 март - Халыкара театр коне! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.Театр сәнгате кешелэр арасында дуслыкны да арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шушы уңайдан бакчабызда бүген Зәкиева Миләшә кунакта булды
-
"Нәүрүз" бәйрәме 24.03.2025

Бакчабызда Нәүрүз бәйрәмен бик күңелле үткәреп җибәрдек
Җырладык, биедек, күңелле уеннар уйнадык . Нәүрүз – ул язгы бәйрәм
Нәүрүз– язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын! -
06.03.2025

6 март көнне Яңа Әлем мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Һәм мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән хәйрия концерты узды.
-
27.02.2025

Масленица у ворот!!!!Празднование Масленицы в нашем детском саду стало доброй традицией. В детском саду сегодня было весело, шумно и интересно, ведь дети любят этот праздник. Масленица - замечательный, светлый праздник проводов зимы и встречи весны. Это исконно русский народный праздник - озорной, весёлый, шумный и очень вкусный. Празднование Масленицы в детском саду – это не только развлечение, но и важный элемент воспитания. Такие мероприятия помогают детям приобщиться к культуре народа, узнать больше о традициях и обычаях, почувствовать себя частью большой и дружной семьи. Искренний смех, радостные лица и незабываемые впечатления – вот главный итог празднования Масленицы в детском саду.
-
"Ватанны саклаучылар" көне 21.02.2025

Бакчабызда бүген "Әтием-горурлыгым" исеме астында, "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган, бик күңелле уен-ярыш булып узды.
-
17.02.2025

Тәрбиячебез Мухамадиева Илина Рөстәм кызы «Ел тәрбиячесе – 2025» һөнәри осталык конкурсының зона этабында катнашты!
















