МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Бездә бүген "Туп көне"
14.06.2024
Җәйге чорда балаларның сәләмәтлекләрен ныгыту максатыннан " Спорт -ул сәламәтлек " исеме астында туп көне билгеләп үттек. Ике командага бүленеп туп белән бәйле булган кызыклы ярыш уздырдык.
Хәрәкәтле уеннар баланың җитезлеген, өлгерлеген,кыюлыгын хәтерен арттыруда ярдәм итә, оешканлык хисе тудыра . Хәрәкәтле уеннар вакытында баланың күңеле күтәренке, кәефе әйбәт була, мускуллар ,нерв системасы ныгый -
"Сабын куыклары" көне 10.06.2024

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан, без буген балалар белэн бакчабызда "Сабын куыклары" коне уздырдык
Балалар сабын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылар. Иң зур сабын шарчыгын, иң кечкенә сабын куыкларын күреп сөенделәр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар. -
"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"
03.06.2024
Ясле - 1 кечкенэлэр торкеме балалары белэн буген хэрэкэт активлыгын арттыру максатыннан саф хавада торле хэрэкэтле уеннар уйнап, күңел ачтык
-
Ачык ишекләр көне 24.05.2024

Әлеге атнада бакчабыз төркемнәрендә ачык ишекләр көне узды. Балалар ата- аналарга йомгаклау эшчәнлекләре күрсәттеләр
-
Ата- аналар җыелышы/ Родительское собрание 16.05.2024

Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге чарада янгын сүндерү буенча өлкән инспектор Илгиз Айрат улы һәм ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы катнашып, әти- әниләргә янгын һәм юл йөрү куркынычсызлыгы турында үз чыгышларында аңлатып уздылар
-
Җиңү көне/День Победы 08.05.2024

Җиңү килде җирне нурга күмеп...
Бүген, 8 май көнне, авылыбызда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларда катнашып, үз чыгышлары белән килгән кунакларны сөендерделәр.Балалар , Бөек Җиңүне бәйрәм итү турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан кәнәфер чәчәкләре ясап, алырны Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә куйдылар. -
Әкият карадык 03.05.2024

Уртанчы-зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәктәпкә кунакка кердек. Укучылар Рабит Батулланың "Албасты" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Бакчабызда "Карга боткасы" 02.05.2024

Милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча бакчабызда эш һәрчак алып барыла. Бүген бакчада "Карга боткасы" бәйрәме узды. Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм балалар тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Бүген балалар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеп-җырладылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң балалар да тәмле «карга» боткасы белән сыйландылар./В Новоалимовском детском саду проводятся мероприятия по изучению национальных традиций. Сегодня в саду прошел праздник "Карга боткасы".Погода была праздничная – солнечная и теплая. Этот праздник, который проводится в честь приезда ворон, очень любим детьми. Сегодня на свежем воздухе дети с удовольствием играли в национальные татарские игры, танцевали и пели. После игр и веселья детей угостили вкусной «Вороновой» кашей
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2024

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай — ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның — Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды. Безнен бакчабызда ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Татар халкы яраткан шагыйрен искэ алабыз, шигырьләрен сойлибез, экиятлэрен сэхнэлэштерэбез, җырларын җырлыйбыз. Бэйрэмебезнен максаты булып: балаларны боек шагыйребез Г.Тукай ижаты белэн таныштыруны дэвам иту; эсэрлэрдэ чагылган яхшылык-яманлык куренешен ачыклау; туган якны, туган авылны, табигатьне, гаилэне ярату хисе тэрбиялэу булып тора. Шул уңайдан мәдәният йорты китапханэчесе Римма апа да балаларга Г. Тукайнын экиятлэрен, шигырьлэрен укып курсэтте, китаплар күргәзмәсе дә оештырды.
-
"День Эколят"/ "Эколяталар көне" 25.04.2024

25 апреля ежегодно проводится Всероссийский “День Эколят”. В рамках празднования Всероссийского «Дня Эколят» 25 апреля 2024 года в нашем детском саду были проведены различные тематические мероприятия: "Эколята –наши друзья", "Помогая природе, помогаем себе", "Защитники природы" и различные беседы на тему экологии. Такие мероприятия формируют у детей богатый внутренний мир, бережное отношение к природе, ее животному и растительному миру, воспитывают у ребенка культуру любви к природе.
















