МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Өлкәннәр көне / День пожилых людей 01.10.2024

Бүген бакчабызда "Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе узды. Нәниләребез үзләренең әби-бабайларын бакчабызга кунакка чакырып бәйрәм белән котладылар
-
"Кирпеч сугу" цехында 23.09.2024

Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә кирпеч сугу белән шөгылләнүче ИП "Саетгараев"та экскурсиядә булды. Балаларны Саетгараев Ильнур каршы алды. Иң беренче булып ул балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, соңыннан үзләренең продукциясен нинди технология кулланып җитештерүләре турында сөйләде. Аның белән бергә балалар предприятие цехларында булдылар, анда алар һәр цехның эше турында кызыклы мәгълүмат алдылар, керамзит блокның күп төрләре, аның билгеләнеше турында белделәр. Балалар йорт төзү өчен нигезе булуын аңладылар. Әлеге хезмәткә бик ышанычлы, хезмәт сөючән, профессиональ кешеләр кирәклеген аңлатты. Бу экскурсия балаларга бик ошады. Балаларда тырышлык, эш сөючәнлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мондый очрашулар зур роль уйный.
Воспитатели Новоалимовского детского сада вместе с детьми побывали на экскурсии на кирпичном цехе ИП "Саетгараев". Детей встретил Саетгараев Ильнур. Первым делом он ознакомил детей с правилами безопасности, а затем рассказал о том, по какой технологии производится их продукция. Вместе с ним ребята посетили цеха предприятия, где получили интересную информацию о работе каждого цеха, узнали о многих видах керамзитоблока, его назначении.. Детям очень понравилась эта экскурсия. Такие встречи играют большую роль в воспитании у детей таких качеств, как усердие, трудолюбие, терпение.
-
Бакчабыздагы матур чәчәкләр белән хузурланабыз 18.09.2024

-
"Көзге табигатькә" сәяхәт 09.09.2024

-
Бакчабызда "Белем көне" 02.09.2024

-
"Халыкара юл йору кагыйдәләре" көне 14.08.2024

14 август - Халыкара юл йору кагыйдәләре көне


Юлда һәм урамда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның белемнәрен, күнекмәләрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү максатыннан бакчабызда төрле уеннар уйнадык, табышмаклар чиштек -
"Китап яратучылар" көне 09.08.2024

Без бүген балалар белән "Китап яратучылар" көнен билгеләп уздык. Китаплар безне яхшылыкны яманлыктан, әхлаклы булуны әхлаксызлыктан , матурлыкны ямьсезлектән аерырга өйрәтә.Балалар бик яратып,матур рәсемле китаплар карадылар, тәрбияче апаларның матур әкиятләрен тыңладылар.
-
06.07.2024

Без кечкенәләр төркеме белән сабын куыгын өреп кабарту уены уйнадык. Мондый уеннан бала файда гына түгел ләззәт тә ала. Файдасы шунда, балаларга сабын куыгын ордерткәндә беренчедән сулыш юлларына бик яхшы күнегү ясала,икенчедән үпкәләр ныгый . Балалар бу уенны зур кызыксыну белән уйнадылар .
-
Хезмәт тәрбиясе 05.07.2024

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең бик әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар Балалар язын бакчада төрле яшелчәләр , җиләк -җимешләр һәм матур чәчәкләр утыртыртуда булыштылар. Ә хәзер, җәй көне балалар түтәлләрнен чүпләрен утыйлар, су сибәләр. Яшелчәләрнен үсүен күзәтәләр. Балалар бу эштә өлкәннәргә бик теләп булышалар.
-
Кибеткә экскурсия 29.06.2024

Балаларны авылның иҗтимагый биналары, аларның билгеләнеше белән таныштыру, социаль өлкә хезмәткәрләренең һөнәрләре, авыл халкының хезмәт эчтәлеге һәм әһәмияте турында белемнәрен киңәйтү, урамда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотуның мәдәни күнекмәләрен тәрбияләү, балаларда үз авылларына карата кызыксыну һәм мәхәббәтне стимуллаштыру, җәяүле экскурсияләр барышында балаларны сәламәтләндерү максатыннан бүген кибеткә экускурсиягә бардык Экскурсия вакытында балалар сатучы хезмәтенең авыр һәм җаваплы хезмәт икәненә һәм һәрбер һөнәр кешесе үзенең эшен профессиональ осталык белән башкарырга тиешлегенә төшенделәр. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
















