МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Очрашу 13.02.2026

Белгәнебезчә, 15 февраль - Әфганчыларны һәм Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Әлем авылыннан да сугышта бик күп батыр егетләребез катнашкан һәм аларның кайберләре һаман да әле яу кырында. Бүген бакчабызда кунакта Илсур Зәкиев, Фаяз Галеев, Илдут Гыйззатуллин һәм Рәзиф Сәрвәров булды. Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан педагогларыбыз Илүзә Флүс кызы, Гөльяр Илдус кызы, Илина Рөстәм кызы һәм музыка Җитәкчебез Айзәрә Фәнис кызы оештырган авылыбыз батырлары белән очрашу һәрберебез күңелендә җылы эз калдырды: балалар герой абыйларның безнең өчен калдырган йокысыз төннәре өчен бүген дә рәхмәтләрен җиткереп, аларны матур чыгышлары белән каршы алдылар, әңгәмәләргә зуррак балалар бик теләп кушылдылар, күкрәкләренә тагылган медальләр белән якыннан танышып, алар белән чын күңелдән горурландылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Илсур абыйлары кызык итеп моннан күп еллар элек үзенең дә авылда бакчага йөрүен, ул вакытта әле балалар өчен шартларның хәзергечә үк булмавын тәфсилләп балаларга аңлатты. Сугыш чигендә күргәннәрен, андагы ачы язмышлар хакында, очрашудагы педагогларга сөйләп узды батырларыбыз. Балалар белән мондый очрашулар уздыру һәркем күңелендә якты матур хатирәләр калдыруын, алардан алган матур рәсемнәрнең дә, ярдәмнең дә бик мөһим булуын ассызыклап үттеләр. Кечкенәдән үк Патриот булып үсүләрен теләп калдылар. Алар барсы да бертавыштан "Хәзерге вакытта барган сугышлар тизрәк бетеп, балалар без күргәннәрне күрмәсеннәр, тыныч тормышта яшәсеннәр иде" дигән теләкләрен белдерде. Кадерле батырларыбыз! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, сез булганга сөенәбез! Сезгә киләчәктә матур, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!
-
Бәйге/ Конкурс 06.02.2026

6нчы февраль көнне педагогларыбыз Розалия Хәмит кызы һәм Алия Радик кызы "Яшь белгеч+остаз" региональ конкуркында үзләренең көчләрен сынашып кайттылар.
-
29.01.2026

Бүген авылыбызда туып үскән күренекле шәхесләренең берсе – Әлмәт татар дәүләт театры артисты ,Татарстанның Атказанган артисты– Дилбәр Рәшит кызы Әбүнәгыймова белән бакчабызда җылы очрашу булды. Дилбәр Рәшит кызын үткән юбилее белән котлап,балалар чын йөрәктән җырларын бүләк иттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып ,балалар бакчасы коллективы җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичәбезне дәвам итеп балалар әкиятләрдән өзекләр күрсәтеп үттеләр. Ә инде Дилбәр Рәшит кызы үзенең тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләрен бирде,теләкләрен җиткерде .Кунагыбыз белән очрашу күңелгә ятышлы, истә калырлык булып узды.
-
23.01.2026

Бүген бакчабызда кунакта булып,Яңа Әлем мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Серле дөнья" балалар театры Г.Гыйльмановның "Салават күперенең ак төсе" дип исемләнгән әкият-тамашасын тәкъдим иттеләр. Балалар әкият сюжетын кызыксынып карадылар, геройларга кушылып җырлар җырладылар, дулкынландыргыч вакытларда алар турында борчылып, күңелле мизгелләрдә сөенеп утырдылар. Ахырда тәэсирләре белән уртаклашып, төп геройларның гамәлләре турында сөйләшеп үттеләр.
-
20.01.2026

Бүген, 20 январь, Татарстанның беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне! Без балалар белән аның гаиләсен, тормыш юлын искә төшердек.
-
19.12.2025

Авылдашыбыз, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" Хәмит ага Миңнегалиевны искә алу чарасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырьләрен сөйләделәр, жырларын жырладылар.
-
"Театр дружит С ПДД -2025" 12.12.2025

Район күләмендә уздырылган "Театр дружит С ПДД -2025" конкурсында катнашып, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Кукольный театр по ПДД" номинациясендә җинү яуладык.
-
День Героев Отечества /Ватан Геройлары көне 09.12.2025

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең районыбызның мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша. Бездэ буген балалар бакчасында махсус хэрби операциядэ катнашкан Гиззатуллин Илдут Сэгыйт ул белэн очраштык.
Курку белмәс әлеге райондашларыбызның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Барыбызга да бәхет һәм муллык телим. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле, батырлык гамәлләрен маяк итеп күрсәтик! Геройлар көне белән! Батырларыбыз даны мәңгелек! -
08.12.2025

4 декабрьдә, традиция буенча, Кыш бабайга балалар теләкләрен әйтеп хат яза. Балалар бакчасының зурлар-уртанчылар төркеме балалары белән Кыш бабайга хат яздык. Шул уңайдан, 4 нче декабрь 12.00 дә Актаныш радиосы аша Кыш бабайга Хат юлладык
90.0 FM дулкынында Актаныш радиосы аша хатыбызны Кыш бабайга укып ишеттерделэр -
"Воспитатель года-2026"/ "Ел тәрбиячесе-2026" 03.12.2025

3 нче санлы «Тылсым» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе - 2026» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Әлеге конкурс «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия бирүче тәрбияче» номинацияләрендә үткәрелде. Бу елны бәйгедә 13 педагог катнашты. Алдагы көндә 7 педагог көч сынашса, бүген калган 6 педагогның эшчәнлеге тәкъдим ителде. Безнең балалар бакчасы данын Нуриманова Илүзә Флүс кызы яклады.
















