МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 42 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
Новости
Бездә кунакта — чын тәртип сакчысы!
Опубликовано: 26.10.2026
Үсеп килүче буында хокук тәртибенә җаваплы караш тәрбияләү һәм полиция хезмәткәрләренең эшенә хөрмәт уяту максатыннан, безнең балалар бакчасының уртанчылар төркемендә истәлекле чара узды. Нәниләр янына очрашуга төркемдәге дуслары Рамазан Шәкүровның әтисе — чын полиция хезмәткәре килде.
Очрашу барышында кунак балаларга хокук сакчыларының җаваплы һәм куркыныч хезмәте, урамда үз-үзеңне дөрес тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар полиция хезмәткәренең махсус җиһазларын зур кызыксыну белән карадылар, формасына сокландылар. Очрашу дусларча мохиттә узды, нәниләр кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Рамазанның әтисенә балаларга онытылмаслык очрашу бүләк иткәне һәм файдалы белемнәр җиткергәне өчен оешмабыз исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хезмәтегездә уңышлар һәм тынычлык телибез!
К списку новостей
















