МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
15.02.2025

Әфган сугышы, Ватан сакчылары турында төшенчә бирү, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашу, хәлак булганнарын искә алу, балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетлэргә карата хөрмәт хисләре, горурлык, Ватан пәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан, бакчабызда "Әфганстан-йөрәк ярам" дип аталган бәйрәм иртәсе булып узды.
-
Районкүләм "Мастер-класс" бәйгесе 31.01.2025

Бакчабыздан тәрбияче, Әгъләмова Розалия Хәмит кызы, районкүләм бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
"Кошлар- безнең дусларыбыз" 22.01.2025

Эшчәнлекләрдә балалар кошлар турында бик күп мәгълүмат алалар. Балалар күчмә һәм кышлаучы кошларны танырга өйрәнеп кенә калмыйча, ә кышын безнен якларга кайтучы кошларның дуслары һәм дошманнары, алар яраткан ризыклар хакында да белем тупладылар. Ата- аналар белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясалып бакчабыздагы агачларга урнаштырылды.Баллар һәр көнне кошлар ашханәсен күзәтеп, аларның җимлекләрен тулыландырып торалар . Тамаклары тук булгач, кошларга салкыннар куркыныч булмас.
-
15.01.2025

Балалар белән бүген Актанышыбызның горурлыгы, “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалованы искә алып уттек, анын жырларын тынладык, аның турында истәлекләрне барладык. Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында туган. Әлфия Авзалова – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден иясе.2008 елда “Татар эстрадасы легендасы” мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда “Моң патшабикәсе” документаль фильмы күрсәтелә.
-
Бакчабызда "Яңа ел" бәйрәм иртәләре 25.12.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кышкы могъҗиза" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды
-
13.12.2024

Район кулэмендэ узучы, гаилэ командалары арасында уткэрелгэн "По дороге всей семьёй" конкурсынын, "Социальный видеоролик "Ради жизни на Земле соблюдайте ПДД" дип аталучы номинациясендэ Мухаметдиновлар гаиләсе Зур Жину яулады.
-
"Ел тәрбиячесе"бәйгесенең бакча этабы 12.12.2024

Бүген бакчабызда "Ел тәрбиячесе " бәйгесенең бакча этабы узды. Әлеге бәйгедә бакчабыз тәрбиячеләре һәм Меңнәр балалар бакчасы тәрбиячесе үзләрен сынап кына калмадылар, ә узара тәҗрибә дә уртаклаштылар.
-
29.11.2024

Бүген, 29 ноябрьдә, Татарстан Республикасы флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн безнең балалар бакчасында да игътибарсыз калмады.
Балалар белән флагның барлыкка килү тарихын, аның безнең республика өчен әһәмияте турында әңгәмәләр узды. Флагның төсләрен белү һәм һәр төсне символлаштыруны ныгыттылды -
"Каз өмәсе" 26.11.2024

Без балалар бакчасына йөрүче балаларны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары белән таныштырабыз. Шул исәптән бакчабызда татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" уздырдык. Музыка бүлмәсен үзебезнең татар авылындагы татар йортына ошатып бизәдек. Тәрбиячеләр һәм балалар да милли киемнәр – чигүле түбәтәйләр, яулыклар, матур күлмәкләр киделәр, алъяпкычлар бәйләделәр . Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, каз йолкырга, канат сыдырырга, таба майлый торган канат ясарга өйрәнделәр.Татар халкының җырлы -уенарын уйнап, биеделәр. “Каз өмәсе” сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәрләр.
-
"Бөтендөнья юл – транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу" көне 15.11.2024

15 ноябрь көнне безнең балалар бакчасында "Бөтендөнья юл – транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу" көненә багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты-юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле иде. Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу" көне турында әңгәмәләр үткәрдек, шулай ук тематика буенча мультфильмнар карадык, балалар белэн плакатлар ясадык, куркынычсызлык буенча инструктажлар уткәрдек. Балалар белэн юл буена чыгып, жәяулелэргә, машина йөртүчеләргә юл-транспорт кагыйдәләре язылган листовкалар тараттык. Чарабызда Актаныш ЮХИДИ булегенен пропаганда житэкчесе Ләйсән Рәдиф кызы да катнашты. Ләйсән Рәдиф кызы балаларга үзенең киңәшләрен бирде, һәр балага истәлек буләклэре дә таратты.
















