МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2024

Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай — ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның — Гетесы. Ул үзенең барлыгы белән милләтебезнең байлыгын, тәрбиялелеген, укымышлылыгын, тырышлыгын дәлилли торган шәхес. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр бастырып чыгарылды. Безнен бакчабызда ел саен апрель аенда Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Татар халкы яраткан шагыйрен искэ алабыз, шигырьләрен сойлибез, экиятлэрен сэхнэлэштерэбез, җырларын җырлыйбыз. Бэйрэмебезнен максаты булып: балаларны боек шагыйребез Г.Тукай ижаты белэн таныштыруны дэвам иту; эсэрлэрдэ чагылган яхшылык-яманлык куренешен ачыклау; туган якны, туган авылны, табигатьне, гаилэне ярату хисе тэрбиялэу булып тора. Шул уңайдан мәдәният йорты китапханэчесе Римма апа да балаларга Г. Тукайнын экиятлэрен, шигырьлэрен укып курсэтте, китаплар күргәзмәсе дә оештырды.
-
"День Эколят"/ "Эколяталар көне" 25.04.2024

25 апреля ежегодно проводится Всероссийский “День Эколят”. В рамках празднования Всероссийского «Дня Эколят» 25 апреля 2024 года в нашем детском саду были проведены различные тематические мероприятия: "Эколята –наши друзья", "Помогая природе, помогаем себе", "Защитники природы" и различные беседы на тему экологии. Такие мероприятия формируют у детей богатый внутренний мир, бережное отношение к природе, ее животному и растительному миру, воспитывают у ребенка культуру любви к природе.
-
Бездә бүген "Театр көне" 27.03.2024

-
"Масленица" 22.03.2024

Бүген балалар бакчасында «Масленица» бәйрәме узды. Әле бу бәйрәмне кышны озату һәм язны каршылау дип тә атыйлар. Менә бүген дә балалар кышны уеннар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: рус халык җырларын җырладылар, рус халык уеннарын уйнадылар, ярышларда катнаштылар. Бәйрәм җылы дустанә атмосферада узды.
-
Бакчабызда "Нәүрүз" бәйрәме 21.03.2024

Бүген бакчабызда “Нәүрүз” бәйрәме узды. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.. Балалар барысын да бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды./ Сегодня, в день весеннего равноденствия, в Новоалимовском детском саду прошло тематическое мероприятие «Навруз». Вместе с Дедом Морозом, красавицей Наврузбике и другими персонажами татарских сказок дети играли в национальные игры, пели красивые песни, исполняли танцы, читали стихи про весну и Навруз. В ходе мероприятия дети узнали много нового об обычаях и традициях татарского народа, о том, как праздник Навруз отмечали наши предки
-
"Яшел ут" /"Зеленый огонек" 13.03.2024

Республикакүләм "Яшел ут-2024" бәйгесенең район этабында "Балалар бакчасы" номинациясендә бакчабыз 2 урынга лаек булып принтер белән бүләкләнде. Котлау тантанасы беренче санлы «Умырзая» балалар бакчасында узды. Җиңүчеләрне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Наилә Хәсәнова котлады.
-
02.03.2024

Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак . Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Бүген балалар бакчасында янгынга каршы хезмәтнең Актаныш аерым посты хезмәткәре Гарифуллин Разил Марат улы катнашында, янгыннарны кисәтү максатыннан, профилактик чара үткәрелде. Разил Марат улы балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатты, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәртте. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәтте. -
"Әти белән көчле мин" 22.02.2024

Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан мэктэпкэ эзерлек , зурлар-уртанчы торкеме балалары һәм этилэре белэн 23 февраль Ватанны саклаучылар конен билгеләп уздык.
-
"Әфганстан-йөрәк ярам" 16.02.2024

Бүген бакчабызда "Әфганстан-йөрәк ярам" дип исемләнгән очрашу узды. 15 февраль – совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылган көн. "Әфганчылар» - әлеге сүзнең иң югары әһәмиятендә - чын солдатлар. Без бүген рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 35 ел булуны билгеләп үтәргә, якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланып, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен җыелдык. Очрашуга Әфганстан җирендә илебезнен тынычлыгын саклаган ветераннарыбыз- Мухаметдинов Фарил һәм Насипов Илсур килделэр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык 02.02.2024

Безнең балалар бакчасында йөрүче балалар белән ЮХИДИ пропаганда булеге мөдире Ләйсән Рәдиф кызы белэн очрашу булып узды. Бу очрашуның максаты булып, балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, исләренә тошерү тора иде. Балалар әнгәмәдә бик актив катнаштылар . Ләйсән Рәдиф кызы алып килгән курчак театрын да бик теләп уйнап карадылар. "Светофор", " Ярый-ярамый" уеннары аша белемнәрен ныгыттылар.
















