МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 46 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Әниләр көне/День матери 27.11.2023

Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә.Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Шушы көннәрдә бакчабызның барлык төркемнәрендә дә "Әниләр көне " узды
-
«Милли мультfest»та җиңүче 25.11.2023

Бүген, ягъни 25 ноябрь көнне яшь педагогларыбыз Рахманова З.Р., Мухамадиева И.Р. Казан шәһәрендә узган «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең 3 нче йомгаклау турында катнашып, җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Семинар 23.11.2023

23 ноябрь көнне бакчабыз җитәкчесе Сарварова Г.Р. һәм өлкән тәрбиячебез Закирова Ф.Ө. Азнакай шәһәренең 21 санлы “Сандугач” балалар бакчасында узган “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның финанс грамотлылыгын арттыруның нәтиҗәле практикалары” темасы астында узган семинарда катнаштылар
-
Акцияда катнаштык 16.11.2023

Ноябрь аеның өченче якшәмбесе "Юл халәкәтендә һаләк булучылар ны искә алу көне" дип билгеләп үтелә. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм инспекторлар Дильфат Давис улы Иргалин, Ильнур Илдус улы Нуретдиновлар катнашында әлеге акцияга плакатлар белән кушылып, юлда йөрүчеләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, буклетлар тараттылар./Ежегодно, в третье воскресенье ноября отмечается Всемирный день памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. Конечно, это не праздник, а день памяти и скорби о тех, кто погиб в ДТП. Воспитанники Новоалимовского детского сада при участии начальника отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Мухаметовой Л.Р. и инспекторов присоединились к акции с плакатами, выразили свои наилучшие пожелания, раздали буклеты.
-
"Серле дөнья" курчак театры бездә кунакта 16.11.2023

Буген бездэ авылыбызнын "Серле дөнья" халык курчак тетры артистлары бик күңелле "Табигать балалары" дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр. Бик мәгънәле, максатчан театр булды. Табигатьне сакларга, якларга кирәклеген үз эченә алган тамаша балаларыбызга да бик охшады. Киләчәктә дә шундый бай эчтәлекле, күңелле теарлар көтеп калабыз.
-
1 урын 09.11.2023

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемебездән Шакурова Мәрьям Рамиль кызы, Минзәлә шәһәрендә узган төбәкара «English Art Festival» инглиз телендәге иҗади-бәйгедә катнашып 1 нче урын яулады . Аны чын күңелдән, котлыйбыз! Алдагы көннәрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
28.10.2023

Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, авыл хуҗалыгы техникасы турындагы күзаллауларын киңәйтү, төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан бакчабыз нәниләре машина- трактор паркына экскурсияга бардылар
-
Веселая ярмарка 27.10.2023

-
Мәктәпкә экскурсия 23.10.2023

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булдылар. Балаларны мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы һәм булачак беренче укытучылары Нургалиева Лениза Зәки кызы каршы алдылар. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Китапханәдә кызыклы китаплар, журналлар карадылар. Мәктәптә оештырылган “Туган як “ музеенда кунакта булып, авылыбыз тарихы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар./ На этой неделе воспитанники подготовительной к школе группы Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями совершили экскурсию по школе. Дети познакомились в школе будущим учителем и даже смогли посидеть за партами и почувствовать себя настоящими учениками. Посетив организованный в школе музей “Туган як“, они познакомились с историей нашего села. Дети возвращались с экскурсии с большим желанием поскорее учиться, принося для себя много нового о школе.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 20.10.2023

Бүген бакчабызда “ Сөмбелә” бәйрәме узды. “Сөмбелә” – уңыш бәйрәме, муллык бәйрәме. Киләсе көнгә ышаныч бәйрәме. Әлеге бәйрәм балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә. Бәйрәмгә балалар бик теләп әзерләнделәр. Җырлар , шигырьләр өйрәнделәр. Бу бәйрәмнән әкият геройлары да читтә калмый, кунакка килеп, балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар . Безнең бакчада менә шундый кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм узды.
















