Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Онлайн дәрес узды 29.11.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Казанда «Россиядә математика фәнен укыту концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге» дип аталган форум узды 28.11.2013

Чарада республиканың математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый зур чара республикабызда беренче тапкыр оештырыла.
Форумда Татарстанда «фәннәр патшасы» үсеше турында фикер алышачаклар һәм гомумән Россиядә математик белем бирүнең концепциясенә күзәтү ясадялар. Чара кысаларында, Казанның 12 мәктәбенең – математик белем бирү үзәкләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар өчен ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр һәм төрле остаханәләр дә каралды.
Форумда гимназия-интернатның математика укытучысы Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева да катнашты. -
Онлайн дәрес узды 27.11.2013

Кичә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Олимпиада уңышлары 27.11.2013

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз, 8 нче сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел - җиңүче, 10 нчы сыйныф укучысы Надергулов Марат (укытучылары Гарипова Рүзилә Илдар кызы) - призер булдылар.
-
Олимпиада уңышлары 27.11.2013

Җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Хөҗҗәтов Илшат призер, 8 нче сыйныф укучылары Закирова Алина - җиңүче, Гәлләмова Рүзилә - призер, 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар - җиңүче, 11 нче сыйныф укучысы Шәйхразиев Ренар призер булдылар. Укытучылары Абдуллина Миләүшә Магъсум кызы, Мирзаянов Азат Фәрит улы, Хафизов Айнур Фирдәвес улы.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 25.11.2013

Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз (укытучысы Гарипов Рамил Марат улы), 8 нче сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел (укытучысы Тимирова Лилия Фнүн кызы) призер булдылар.
-
Онлайн дәрес узды 25.11.2013

Бүген гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Олимпиада уңышлары 21.11.2013

Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар җиңүче, 9 нчы сыйныф укучылары Шәяхмәтов Илдар һәм Хөснетдинов Тимур призер булдылар. Укытучылары Абдуллина Миляүшә Магъсум кызы.
-
Олимпиада уңышлары 19.11.2013

Физик культура буенча район олимпиадасында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Фәйрушин Айбулат призер булды. Укытучысы Харрасова Алсу Расхатовна.
-
Марат - чемпион! 18.11.2013

4-7 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча "Надежды Татарстана" исемле ярышларда Солтанов Марат 1 нче урынны алып кайтты. Афәрин!
















