Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Олимпиада уңышлары 17.12.2013

Татар теле буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Ваншина Алия, 10 нчы сыйныф укучысы Исламова Ләйлә, 11 нче сыйныф укучысы Шәвәлиева Гүзәл - җиңүчеләр, 7 нче сыйныф укучысы Гәлләмова Рүзилә, 10 нчы сыйныф укучысы Фаррахова Римма (укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы) - призер булдылар.
-
Олимпиада уңышлары 13.12.2013

Математика буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучылары Вәлиева Альбина, Имамов Гадел һәм Хәйбиев Әмир (укытучылары Мусина Ания Хасип кызы һәм Салахова Миләүшә Дәниф кызы) - призер булдылар.
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 12.12.2013

Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Надергулов Марат (укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы) - җиңүче булды.
-
Онлайн дәрес узды 12.12.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре Актаныш районында булачак 11.12.2013

12-14 декабрь көннәрендә “Росток” Үзәге белгечләре, 2011-2015 елларга мәгарифне үстерү максатчан федераль программасының 2013 елга билгеләнгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 ноябрендәге 4431/13нче боерыгын үтәү максаты белән республиканың Актаныш районында булачак. Алар биредә балалар арасында уңышлы социальләшүнең заманча ысуллары тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм психологлар белән балаларның тирәлеккә яраклаша алмавын кисәтүгә юнәлтелгән мультикомпонентлы программа буенча семинар-тренинг; ә сыйныф җитәкчеләре белән деструктив тәртипне булдырмау максатында семинарлар үткәрәчәк. Уку йортлары җитәкчеләренә укучыларны психологик-педагогик һәм медицина-социаль яктан тәэмин итү системасын уңышлы үстерү буенча психологик хезмәт күрсәтү ысуллары тәкъдим ителер, дип көтелә.
Укулар гуманитар-гимназия базасында узачак. -
Олимпиада нәтиҗәләре 11.12.2013

Геология буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Хафаев Мөхәметдин (укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уеллович) - җиңүче булды.
-
Онлайн дәрес узды 10.12.2013

Бүген гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус әдәбиятыннан онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 10.12.2013

Математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Сарррахов Данияр, 8 нче сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел, 9 нчы сыйныф укучылары Анамова Диләфрүз һәм Гатина Резеда (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы һәм Фәрдиева Регина Равил кызы) - призер булдылар.
-
Онлайн дәрес узды 09.12.2013

Бүген гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 09.12.2013

Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Вафина Эльмира, 9 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия - җиңүче, 8 нче сыйныф укучысы Вафина Альмира призер булды. (укытучылары Галиахметов Артур Кәрим улы).
















