Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Айдар - җиңүче! 24.01.2014

21-24 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үткәрелде. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар икенче ел рәттән олимпиадада җиңүче исемен яулады. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм олимпиаданың бөтенроссия этабында уңышлар телибез.
-
Онлайн дәрес узды 23.01.2014

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Китапханәчеләрнең семинар киңәшмәсе 22.01.2014

21 нче гыйнвар көнне ДАГУ "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та район китапханәчеләренең "Педагог-китапханәчеләрнең аттестация һәм норматив документларын өйрәнү" темасы буенча семинар киңәшмәсе булып узды.
Көн тәртибендә түбәндәге темалар каралды:
1. Көн тәртибе буенча Зайнуллина Ф.Ф. "Аттестация үткәрү тәртипләре" белән таныштырды.
2. Көн тәртибе буенча педагог-библиотекарь Исламова Э.М. аттестация үткәндә кирәкле булган тест турында чыгыш ясады.
3. Көн тәртибе буенча Кадыйрова Л.Р. "Китапханәчеләр арасында сайт булдыру" конкурсына анализ ясады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы документлары белән таныштырды.
-
Онлайн дәресләр узды 21.01.2014

Бүген гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар. Ә 7а сыйныф укучылары өчен педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназия-интернатның фәнни-консультанты Нэлли Михайловна Мочалова онлайн дәрес уздырды.
-
Онлайн дәрес узды 20.01.2014

Бүген гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн дәрес узды 18.01.2014

Кичә гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Конкурста уңышлар 18.01.2014

"Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең иң яхшы медицина кабинетлары" республикакүләм конкурста гимназия-интернат 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Зур җиңүләр 16.01.2014

12-15 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры узды. Анда гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз җиңүче исемен яулады. Диләфрүзне һәм аның укытучысы Рамил Марат улы Гариповны чын күңелдән шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм олимпиаданың бөтенроссия этабында уңышлар телибез.
-
Онлайн дәрес узды 15.01.2014

Кичә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Дзюдо яңалыклары 12.01.2014

Кыш бабай призына үткәрелгән дзюдо буенча ярышларда гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучылары Бәширов Риназ, Хәйбиев Әмир, 6 нчы сыйныф укучысы Хисматова Мәрьям 1 нче, 10 нчы сыйныф укучысы Исламова Ләйлә 2 нче, 5 нче сыйныф укучысы Мухамадуллина Гүзәл һәм 7 нче сыйныф укучысы Мухамадуллина Алия 3 нче урынга ия булдылар.
















