Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
"Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча "Татарстан Республикасының Ел укытучысы" конкурсы йомгакланды 29.01.2014

"Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча "Татарстан Республикасының Ел укытучысы" конкурсының район этабы йомгакланды. Бәйгедә 9 укытучы көч сынады. Теләкәй мәктәбеннән Р.Х.Әхмәтов, Пучыдан Р.Р.Габдуллин, Я.Кормаштан Х.Х.Зыязетдинов, Чалманараттан Х.Х.Таҗиев, Тат. Ямалыдан Р.Ш.Шәймөхәммәтов, Кировтан Ә.В.Шәйхелмәрдәнов лауреат исеменә лаек булдылар. Мари Суксуыннан Э.Ә.Галиев, Тат.Суксудан Н.Н.Гәрәев конкурсның призерлары булды.
Конкурсның җиңүчесе гимназия-интернатның ТИН укытучысы Р.Т.Сибгатуллин 4 февральдә 5 район катнашында Актанышта узачак зона ярышында район данын яклаячак. Аңа уңышлар теләп калабыз. -
Онлайн дәрес узды 29.01.2014

Кичә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Конкурста уңышлар 28.01.2014

"Иң яхшы китапханәче сайты" районкүләм конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң мәгълүмати сайт номинациясендә гимназия-интернат китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызының сайты җиңүче дип табылды.
-
Онлайн дәрес узды 28.01.2014

Кичә гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Иң яхшы яшь укытучы 27.01.2014

25 нче гыйнвар көнне Актанышта үткән "Алдынгылар слеты"нда "Иң яхшы яшь укытучы" номинациясендә җиңү яулаган гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Гарипов Рамил Марат улы бүләкләнде.
-
Иң яхшы яшь спортчы 27.01.2014

25 нче гыйнвар көнне Актанышта үткән "Алдынгылар слеты"нда "Иң яхшы яшь спортчы" номинациясендә җиңү яулаган гимназия-интернатның 4а сыйныф укучысы Солтанов Марат бүләкләнде.
-
Спорт яңалыклары 27.01.2014

Шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелегендә гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучылары Хөрмәтуллин Таһир - 1 нче, Имамов Гадел 2 нче урынны яуладылар.
-
Спорт яңалыклары 27.01.2014

Дзюдо буенча Яр Чаллы шәһәрендә узган ярышларда гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Мухамадуллина Алия 1 нче урынга ия булды.
-
Гимназия - беренче! 27.01.2014

25 нче гыйнвар көнне район үзәгендә "Алдынгалар слеты" узды. Бу бәйрәмдә 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны яулаган гимназия-интернат бүләкләнде.
-
Онлайн дәрес узды 24.01.2014

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
















