Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Онлайн-дәрес узды 14.05.2013

Бүген гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "Татар драматургиясе" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Еллык контроль эшләр башланды 13.05.2013

Бүгеннән гимназия-интернатта 3-8, 10 нчы сыйныф укучылары өчен еллык контроль эшләр башланды. Контроль эшләр атна буе график нигезендә үткәреләчәк.
-
Онлайн-дәрес узды 13.05.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Известные английские и американские авторы современности" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Курслар дәвам итә 13.05.2013

Гимназия-интернат укытучылары бүгенән башлап Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан оештырылган "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курсларында укуларын дәвам итәләр. Курслар дистанцион формада үтәчәк.
-
Чиксез балачак 11.05.2013

"Чиксез балачак" XV Халыкара фестивальнең республика этабында "Минем гаилә тарихы" конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Аграпов Денис - 3 нче урынны, 7 нче сыйныф укучысы Салахова Айсинә - лауреат исемен, социаль рекламалар конкурсында 11 нче сыйныф укучысы Мирзашарипов Айнур - 3 нче урынны, халыклар дуслыгы турында язмалар конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Галиева Алинә лауреат исемен яуладылар.
-
Бездә - Аулак өй! 11.05.2013

Гимназия-интернат укучылары Мәскәү шәһәре "Интеллектуал" мәктәп-интернаттан килгән кунакларга "Аулак өй" күренеше күрсәттеләр. Кунаклар уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар.
-
Бездә - мәскәүлеләр 10.05.2013

6-10 нчы май көннәрендә гимназия-интернатта Мәскәү шәһәре "Интеллектуал" мәктәп-интернаттыннан кунаклар булды. Мәктәп-интернатның психологик хезмәт җитәкчесе, милләтәшебез Галеева Р.А., укытучылар Кондрашев А.Н., Бычков С.А., Гантман М.Г., чыгарылыш укучылары Головлев А., Галеев К., Галеев О. лар безнең гимназия белән таныштылар, дәресләр карадылар. Кунаклар шулай ук үзләре дәрес күрсәттеләр, укучылар белән төрле класстан тыш чаралар, укутучылар белән "түгәрәк өстәл" оештырдылар.
-
Агач утырттылар 10.05.2013

Гимназия-интернатның 8, 10 нчы сыйныф укучылары агач утыртуда катнаштылар.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән, ватандашлар! 09.05.2013

-
Яшь йөртүче - 2013 08.05.2013

"Яшь йөртүче - 2013" район конкурсында 11 нче сыйныф укучысы Исламова Гүзәл җиңүче дип табылды.















