Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Актанышның сәләтле балалары Яңа ел бәйрәменә җыелды
Опубликовано: 07.01.2014
Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.
Бүген, 7 январь көнне Актанышта Мәдәният сараенда узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Алар бәйрәм бүләге итеп үзләре кебек үк сәләтле балалар катнашында музыкаль тамаша карадылар.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”Без, өлкәннәр, мәктәптә сезнең көн саен фәннәрне өйрәнү генә түгел, ә тормышта кирәк булган барлык белемнәрне үзләштерүегезне телибез. Сезгә уку, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү-безнең эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында гимназия-интернаттан Газизова Сөмбел, Шәйхуллина Фирүзә, Тимерова Илсинә, Фәйрушин Илдар, Шәяхмәтов Илдар да бар. Котлыйбыз!
Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/257197.htm
К списку новостей















