Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Рамил Марат улы "Ел укытучысы - 2014" конкурсының финалында катнашачак 10.04.2014

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Рамил Марат улы Гарипов "Ел укытучысы - 2014" конкурсының финалында катнашачак. 11 - 29 март көннәрендә үткән конкурсның зона этаплары нәтиҗәләре буенча ул 15 финалист арасына керде. Конкурсның финал этабында Рамил Марат улына уңышлар телибез.
-
Афәрин, Айдар! 09.04.2014

29 нчы марттан 4 нче апрельгә кадәр Смоленск шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар олимпиада нәтиҗәләре буенча призер исемен яулады. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды 08.04.2014

Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең "Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. "Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Галимова Айсылу 1 нче дәрәҗә дипломга, "Драматургия. "Театр яктылыкка, нурга илтә!.." (пьеса) номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Шәкурова Гөлназ 3 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Фәнни җитәкчеләре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы.
-
Техник иҗат буенча I Республика фестиваленең муниципаль этабы 08.04.2014

7 нче апрельдә Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат буенча I Республика фестиваленең муниципаль этабы үтте. Аны тантаналы рәвештә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов ачты. Фестивальнең максаты-укучыларның техник иҗатын үстерүгә булышлык итү. Фестивальдә катнашучы укучылар экспозиция рәвешендә үзләренең проектларын куйдылар. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү апрельнең икенче ункөнлегендә булачак.
-
Татар телендәге иң яхшы мәктәп гәзите 07.04.2014

Гимназия-интернатның "Ак җилкән" гәзите "Медиапокорение" V Бөтенроссия фестивалендә "Татар телендәге иң яхшы мәктәп гәзите" номинациясендә 1 нче урынны яулады.
-
Рәдискә уңышлар телибез 05.04.2014

14-16 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк "Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар" IV Республикакүләм бәйгедә район данын яклап чыгыш ясаячак 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдискә уңышлар телибез.
-
Спорт яңалыклары 05.04.2014

4 нче апрель көнне узган баскетбол буенча район беренчелегенең зона ярышларында гимназия-интернатның егетләр һәм кызлар командалары 1 нче урыннарны яулап, финал этабына юлламалар алдылар.
-
Минем иң яхшы дәрес 04.04.2014

Гимназия-интернатның математика укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы районкүләм "Минем иң яхшы дәрес" конкурсында 1 нче урынны яулады.
-
Музыкаль йолдызлар яңгыры 03.04.2014

Гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучысы Газизова Сөмбел Яр Чаллы шәһәрендә узган "Музыкаль йолдызлар яңгыры" Республикакүләм вокал сәнгате фестиваль-конкурсыннан 2 нче дәрәҗә диплом белән кайтты.
-
Маратның уңышлары 02.04.2014

Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 27-29 нчы март көннәрендә өстәл теннисы буенча “Татарстан өметләре” ярышлары узды. Анда Актаныш балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүче Марат Солтанов кабат җиңеп чыкты. Марат ярымфиналда Сарманнан 2 тапкыр Татарстан чемпионы Динар Йосыповны, ә финалда - Сабадан Михаил Карамышевны 3:0 исәбе белән җиңде. Афәрин!
















