Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
"Ел укытучысы - 2014" конкурсының зона этабы узды 15.03.2014

13-14 нче март көннәрендә гимназия-интернат базасында "Ел укытучысы - 2014" Республикакүләм конкурсның зона этабы узды. Актаныш, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Әгерҗе районнары һәм Чаллы шәһәреннән өчәр конкурсант ачык дәрес бирү һәм мастер-класс күрсәтү конкурсларында көч сынашты. Район данын гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Рамил Гарипов та яклады. Нәтиҗәләр март ахырында билгеле булачак.
-
“IT – чемпион” старт алды 14.03.2014

Быел “IT – чемпион” бәйгесендә җиңүче укучыларны гына түгел, актив мәктәпләр, районнарны да бүләкләргә җыеналар. Аларга ноутбуклар, интерактив җиһазлар, мобиль класслар биреләчәк...
-
Олимпиада нәтиҗәләре 10.03.2014

Гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Миләүшә (укытучысы Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы) Республикакүләм математика олимпиадасының зона этабын уңышлы үтеп, республика этабында катнашып кайтты.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2014

Күңелегездә сезнең кояш яна,
Нурлы йөзегездә яз яме.
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!!!
-
Спорт яңалыклары 07.03.2014

Биатлон буенча районкүләм ярышларда Надергулов Марат, Минһаҗев Аяз һәм Мөхәметдинов Линзаттан торган гимназия-интернат командасы (тренерлары Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин) 2 нче урынны яулады.
-
Директорлар киңәшмәсе узды 05.03.2014

Бүген гимназия-интернат базасында Актаныш районы мәктәпләре директорлары киңәшмәсе узды.
-
Спартакиада булып узды 03.03.2014

1 нче март көнне Актанышта район оешмалары арасында спартакиада булып узды. Мәгариф оешмалары арасында спорт мәктәпләреннән генә калышып, гимназия-интернат командасы 3 нче урынны яулады. Аерым төрләрдә җиңүчеләр:
- өстәл теннисы: Хаҗиева Алсу - 3 нче урын,
- армспорт: Шәйхетдинова Лена - 2 нче урын,
- бадминтон: Хөсәенов Ленар - 1 нче урын,
- бадминтон: Харрасова Алсу - 1 нче урын,
- шахмат: Әминов Нияз - 1 нче урын,
- шахмат: Абдуллина Миләүшә - 3 нче урын,
- шорт-трек: Гарипова Рүзилә - 1 нче урын,
- чаңгы эстафетасы: Гарипова Рүзилә, Сибгатуллин Ришат, Әминова Илүзә, Әгъләмов Данил - 2 нче урын,
- аркан тарту: Басыйров Рушан, Әгъләмов Данил, Сибгатуллин Ришат, Бакиров Радик, Гарипов Рамил - 3 нче урын. -
Олимпиада нәтиҗәләре 03.03.2014

Инглиз теле буенча муниципаль олимпиада нәтиҗәләре буенча 6 а сыйныф укучысы Фәхерлегаянов Рөстәм (укытучысы Тимирова Лилия Флүн кызы) призер исемен яулады.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 03.03.2014

Инглиз теле буенча муниципаль олимпиада нәтиҗәләре буенча 7 а сыйныф укучысы Хуҗиева Динара (укытучысы Гарипов Рамил Марат улы) җиңүче исемен яулады.
-
Җиңүчеләр бездә эшли 28.02.2014

Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә "Ел укытучысы - 2014", "Ел сыйныф җитәкчесе - 2014", "Ел ТИН укытучысы - 2014", "Ел китапханәчесе - 2014" Республикакүләм конкурсларының район этабы җиңүчеләрен котладылар. Гимназия-интернат укытучылары Рамил Марат улы Гарипов "Ел укытучысы - 2014", Ләйсән Рәшит кызы Әюпова "Ел сыйныф җитәкчесе - 2014", Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин "Ел ТИН укытучысы - 2014" конкурсларында җиңүчеләр дип табылдылар. Афәрин, укытучыларыбыз!
















