Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Ягез әле, егетләр! 27.02.2014

Бүген гимназия-интернатның 9-11 нче сыйныф егетләре 1 нче мәктәптә узган "Ягез әле, егетләр!" мәктәпара ярышта катнаштылар.
-
Бездә - "Сәләт" 27.02.2014

Бүген гимназия-интернатта укучылар белән "Сәләт" оешмасы вәкилләре белән очрашты.
1994 елдан башлап «Сәләт» проектларында һәм программаларында катнашучы, Татарстанның район һәм шәһәрләрендә, Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче меңнәрчә мәктәп балаларын, республиканың һәр уку йортында диярлек белем алучы йөзләрчә студент һәм аспирантларны, вуз һәм көллият мөгаллимнәрен берләштергән интеллектуаль-виртуаль киңлек ул. -
Татар егете - 2014 26.02.2014

Кичә гимназия-интернатта "Татар егете - 2014" конкурсы үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Гран-при иясе булып 9 нчы сыйныф укучысы Закирҗанов Алмаз танылды.
-
Семинарда чыгыш ясады 26.02.2014

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Тимирова Лилия Флүн кызы Актанышның 2 нче санлы мәктәп базасында узган инглиз телчеләренең регионара семинарында катнашып, "Интернет челтәрендәге мәгълүмати ресурслар инглиз теле дәресендә" дигән темага чыгыш ясап кайтты.
-
Конкурста уңышлар 24.02.2014

4 нче сыйныф укучысы Миргаязов Илдар "Талантоха" Бөтенроссия конкурсында катнашып, "Рәсем" номинациясендә 2 урынны яулады.
-
Созвездие-Йолдызлык - 2014 24.02.2014

Үткән атнада "Созвездие-Йолдызлык - 2014" эстрада фестиваленең район туры финалы узды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Менә алар:
- бию коллективы - "Хореография" номинациясендә Гран-При,
- Гарипов Рәдис - "Конферанс" номинациясендә I нче дәрәҗә диплом,
- Газизова Сөмбел - "Вокал-соло" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Гаязова Лилия - "Вокал-соло" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Шакирова Ләйлә, Егорова Аделина - "Конферанс" номинациясендә II нче дәрәҗә диплом,
- Тимирова Илсинә, Минһаҗев Аяз - "Конферанс" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом,
- вокаль ансамбль - "Вокаль ансамбль" номинациясендә III нче дәрәҗә диплом.
Гимназия-интернат коллективы мәктәпләр арасында I нче урынга лаек булды.
-
Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалары 22.02.2014

Казан Федераль университетында үткәрелгән “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә 11 нче сыйныф укучысы Шәвәлиева Гүзәл һәм 7 нче сыйныф укучысы Фарсиева Энҗе җиңүче исемен яуладылар.
-
Спартакиада булып узды 22.02.2014

Үткән атнада укучылар арасында районкүләм кышкы спартакиада булып узды. Гимназия-интернат командасы уңышлы гына чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә, шорт-трек буенча кызлар арасында 1 нче урынны Мөхәметдинова Сөмбел, егетләр арасында 3 нче урынны Дәүләтов Наил яулады. Өстәл теннисы буенча Солтанов Маратка тиңнәр булмады.
-
Иң шәп әйдаман бездә укый 20.02.2014

"Иң шәп әйдаман" Республикакүләм конкурсның район этабы кичә гимназия-интернат базасында узды. Конкурсның абсолют җиңүчесе дип гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхуллина Фирүзә табылды. Аңа конкурсның соңгы этабында уңышлар телибез.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 20.02.2014

Татар теле буенча муниципаль олимпиада нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алинә (укытучысы Мусина Ания Хасыйп кызы) призер булды.
















