Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Яңа җиңүләр 14.02.2014

11-13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар әдәбияты буенча Республикакүләм олимпиада узды. Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова укучысы Галиева Алинә (10 нчы сыйныф) призер исемен яулады. Афәрин, Алинә!
-
Укытучыбыз бүләкләнде 13.02.2014

Гимназия - интернатның ТИН һәм технология укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы технология фәне буенча "Молоток" Халыкара конкурсны оештырганы һәм җиңүчеләрне әзерлгәне өчен диплом белән бүләкләнде.
-
Олимпиада уңышлары 12.02.2014

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле буенча Республикакүләм олимпиада узды. Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова укучылары Ваншина Алия (8 нче сыйныф), Исламова Ләйлә (10 нчы сыйныф) һәм Шәвәлиева Гүзәл (11 нче сыйныф) призер исемен яуладылар. Афәрин, кызлар!
-
Семинар-тренинг узды 11.02.2014

Кичә гимназия-интернат коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафынннан расланган "Өстенлек мәктәбе" программасы нигезендә семинар-тренингта катнышты. Тренингны Сингапурның "Educare" оешмасының белем бирү буенча белгече Фиона Чоа үткәрде.
-
Һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру 10.02.2014

2014 нче елның 6 нчы февралендә Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белем бирү академиясе” (Мәскәү) белән берлектә республика күләмендә “Һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру” (“Россиянең ел укытучысы” бәйгесе мисалында) дип аталган фәнни-методик семинар узды.
-
Цифрлы гасыр укытучысы 10.02.2014

"Беренче сентябрь" матбугат йорты оештырган "Цифрлы гасыр укытучысы" проектында катнашучы укытучыларыбыз дипломнар бүләкләнде.
-
Иң төз мәргән 08.02.2014

Актаныш районы ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылган, Ватанны саклаучылар көне һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган "Иң төз мәргән" ату ярышында гимназия-интернат командасы 1 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Минһаҗев Аяз (фотода) һәм Шакирова Ләйлә - 1 нче, Надергулов Марат 3 нче урынны яуладылар.
-
Онлайн дәрес узды 07.02.2014

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Ел укытучысы - 2014 07.02.2014

6-7 нче февраль көннәрендә гимназия-интернат базында "Ел укытучысы - 2014" Республикакүләм конкурсның район этабының 2 туры узды. Нәтиҗәләр 12 нче февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә ясалачак.
-
Студентлар белән очрашу 06.02.2014

Бүген гимназия-интернатта кайчандыр шушы уку йортында укыган, хәзерге вакытта югары уку йортларында укучы студентларыбыз белән очрашу узды.
















