• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А
Телефон: 88555234183
E-Mail: Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 459 учащихся
У нас учат: 37 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булды

Опубликовано: 30.04.2014

30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. 
Бүләкләү тантанасында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадада Гран Прига лаек булган катнашучыларны игълан иттеләр. Алар Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. 
Шулай ук тантанада җиңүчеләрне һәм номинантларны да бүләкләделәр. Гимназия-интернат укучылары Миниярова Элина һәм Әхмәтшин Данил 2 нче урыннарны яуладылар. Галиева Алинә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә узды. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр теләге булган һәркем катнаша алырга мөмкин иде. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышты.


Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/296482.htm

К списку новостей