Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Педсовет узды 25.03.2014

Бүген гимназия-интернатта 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет узды, шулай ук методик тренинг үткәрелде.
-
БДИ 24.03.2014

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән районкүләм БДИ да катнашалар.
-
Ломоносов укулары 24.03.2014

22 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган "Ломоносов укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучысы Газизова Сөмбел (укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы) 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Каникуллар башланды 22.03.2014

23 нче марттан укучыларның язгы каникуллары башланды. Бу чорда гимназия-интернатта 9,11 нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, укытучылар өчен коучинглар оештырылачак.
-
Семинар узды 22.03.2014

Кичә гимназия-интернат базасында технология укытучыларының "Кызларны кул һәм машина белән тегүгә өйрәтү методикасы" исеме астында район семинары үтте.
-
БДИ 21.03.2014

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән районкүләм БДИ да катнашалар.
-
Гимназия-интернатны презентацияләү 20.03.2014

18 нче март көнне гимназия-интернатта Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фаттахов Илнар Энгель улы һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш Җәүдәт кызы булып киттеләр. Алар гимназия-интернатта тормышка ашырылучы ИТ һәм социаль проектлар белән таныштылар.
-
Методик коучинг 20.03.2014

18 нче март көнне гимназия-интернатта "Educare" Сингапур фирмасының Казандагы вәкиллеге җитәкчесе Лилия Фәйзелгаян кызы Мөхәмәтшина катнашында методик коучинг узды. Коучинг кысаларында берничә дәрес һәм аларга анализ ясалды.
-
Уңышлар 19.03.2014

17 март көнне узган "Живая классика" Республикакүләм конкурсның район этабында гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучылары Дәүләтова Илина - җиңүче, Газизова Сөмбел призер исемен яуладылар.
-
Ел сыйныф җитәкчесе - 2014 18.03.2014

17-18 нче март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Ел сыйныф җитәкчесе - 2014" Республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Анда район данын гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы, 9а сыйныф җитәкчесе Әюпова Ләйсән Рәшит кызы яклады. Конкурс нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.
















