Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Конкурс нәтиҗәләре 02.04.2014

Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә үткәргән "2014 нче ел - Мәдәният елы"на багышланган викторинада гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Фәрдиева Алисә (фотода) һәм 6 нчы сыйныф укучысы Газизова Сөмбел 1 нче урынны яуладылар.
-
Конкурста уңышлар 01.04.2014

Яшьүсмерләр арасындагы хокук бозуларга каршы профилактик отрядларның республикакүләм конкурсының район этабында гимназия-интернатның "Альбатрос" балалар оешмасы "Иң әхлаклы отряд" номинациясендә җиңүче дип табылды.
-
Конкурс нәтиҗәләре 01.04.2014

24 нче март көнне үткән "Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар" республикакүләм бәйгенең район этабында 1-4 нче сыйныф укучылары арасында Гәрәева Адилә 2 нче урыны яулады. Җитәкчесе Мусина Ания Хасип кызы.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына рәхим итегез! 01.04.2014

“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” 2014-15 нче уку елына 7-10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.
Тулырак...
-
Җәмәгать тыңлаулары үтте 28.03.2014

Бүген Актаныш районы укытучыларының җәмәгать тыңлаулары үтте. 2014 нче елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларын сайлап алу бәйгесенә тәкъдим ителгән 3 мөгаллим залга җыелучыларны үзләренең 3 еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Әлеге бәйгедә гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Гарипов Рамил Марат улы да катнаша.
-
Алмаз - җиңүче 27.03.2014

27 март көнне Актанышта “Иман” спорткомплексында 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында муниципаль район башлыгы призына милли көрәш турниры төгәлләнде. Яшь көрәшчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады, бу турнирның Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиев кубогына яхшы әзерлек булуын билгеләп үтте. Ярышларда район мәктәпләреннән һәм Әлмәт шәһәреннән 130 көрәшче катнашты.Барлык җиңүчеләргә Актаныш муниципаль районы башлыгы кубок, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алар арасында 50 кг. кадәр авырлыкта җиңүче, гимназия-интернат укучысы Закирҗанов Алмаз да бар.
-
Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе үтте 27.03.2014

25 нче март көнне үткән "Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар" республикакүләм бәйгенең район этабында 5-8 нче сыйныф укучылары арасында Гарипов Рәдис (фотода) абсолют җиңүче, Салахова Айсинә 2 нче, Шәймухаметова Айзилә 3 нче, 9-11 нче сыйныф укучылары арасында Шәйхуллина Фирүзә 3 нче урыннарны яуладылар. Җитәкчеләре Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы.
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте 26.03.2014

Бүген безнең гимназия-интернат базасында “Туган ягым-яшел бишек” республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
-
Мәдәният елын ачу тантанасы үтте 26.03.2014

Бүген Актаныш мәдәният сараенда Татарстанда 2014 нче ел - Мәдәният елына багышланган бәйрәм үтте. Тантанада гимназия-интернат укучылары бик актив катнашты.
-
Уңышларыбыз 26.03.2014

Кукмарада узган "Прикоснись к науке" республикакүләм фәнни фестиваль нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Насертдинова Сөмбел һәм Нәгыймов Илназ (укытучылары Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы) 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
















