Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Хокук белеме укытучыларының II Бөтенроссия съезды узды 27.06.2014

21 нче июнь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә хокук белеме укытучыларының II Бөтенроссия съезды узды. Татарстан Республикасы делегациясе составында гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Миләүшә Магъсум кызы да катнашты.
-
"Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагерендә икенче смена башланды 24.06.2014

Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагеренең икенче "Сәләт" сменасы эшли башлады.
-
Аттестат тапшыру тантанасы узды 23.06.2014

Бүген гимназия-интернатта 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы узды.
-
Аттестат тапшыру тантанасы узды 23.06.2014

Бүген гимназия-интернатта 11 нче чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы узды.
-
Россия көненә багышланган викторина узды 13.06.2014

"Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагерендә беренче смена дәвам итә. 12 нче июнь көнне анда Россия көненә багышланган викторина узды.
-
Төркия кунаклары 11.06.2014

10 нчы июнь көнне гуманитар гимназия-интернат Актаныш районында эшлекле визит белән булучы Төркия делегациясен кабул итте. Кунаклар мәктәпнең торышы, укучылар иҗаты, гимназия-интернатта тормышка ашырылып килүче проектлар белән таныштылар, үзләре белән алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бүген БДИ 11.06.2014

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән БДИ тапшыралар.
-
Рөстәм Миңнеханов мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты 09.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, аларның укучылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, республиканың иң эре югары уку йортлары ректорлары катнашты. Очрашу Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә узды.
Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча икенче ел рәттән Татарстан мәктәп укучылары командасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң 3нче урынны алып килә.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасы дүрт турда (мәктәп, муниципаль, региональ һәм йомгаклау бөтенроссия) 21 фән буенча ( инглиз теле, астрономия, биология, география, информатика, сәнгать, тарих, әдәбият, математика, алман теле, җәмгыять белеме, хокук һ.б.) уза.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән баллар нигезендә республикабыз данын 26 муниципаль берәмлектән 191 укучы яклады.
Очрашуда гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина белән катнаштылар. -
БДИ 09.06.2014

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары биология һәм тарих фәннәреннән БДИ тапшыралар.
-
Имтихан үтә 06.06.2014

Бүген гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшыралар.
















