Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Гимназия-интернатта Educare International Consultancy компаниясе генераль директоры Майк Тируман булып китте 19.11.2014

17-18 нче ноябрь көннәрендә Educare International Consultancy компаниясе генераль директоры Майк Тируман, “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проекты җитәкчесе Лилия Мөхәмәтшина гимназия-интернатта булып, укытучыларның дәресләрендә карадылар, алар белән дәрескә анализ ясадылар. Соңыннан кунаклар мәктәп коллективы белән очраштылар, аларга үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
Релаксация бүлмәсе эшли 14.11.2014

Бүгеннән гимназия-интернат укучылары өчен заманча җиһазландырылган релаксация бүлмәсе эшли башлады.
-
Безнең уңышлар 13.11.2014

Гимназия-интернат укучылары Шәйхин Айдар һәм Шакирова Ләйлә (укытучылары Абдуллина М.М.) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән I Республикакүләм фән Фестивалендә "Татарстан һәм татар халкы тарихы һәм мәдәнияте" юнәлеше буенча 1 нче урынны яуладылар.
-
Олимпиадаларга әзерлек дәвам итә 12.11.2014

Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерлек кысаларында 1-4 нче ноябрь көннәрендә гимназия-интернат укучылары Әгълетдинова Энҗе, Хуҗиева Динара, Насертдинова Сөмбел Республика олимпиада үзәгендә укуларда булып кайттылар.
-
Педсовет узды 11.11.2014

8 нче ноябрь көнне гимназия-интернатта "Укытучының һөнәри осталыгын камилләштерү. Уңышлы хезмәттәшлек өчен фикерләүне үстерү" исеме астында педсовет узды. Педсоветта 1 нче чирек нәтиҗәләре анализланды, укытучылар тарафыннан яңа өйрәтү структуралары, яңа фикерләү алымнары кулланып workshop үткәрелде.
-
Сез иң галим кеше икәнсез! 10.11.2014

Укучылар арасында узган "Сез иң галим кеше икәнсез!" районкүләм иншалар конкурсында 10 нчы сыйныф укучысы Гыйльманова Чулпан (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова В.Х.) 9-11 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны яулады.
-
Директорлар семинары узды 10.11.2014

7 нче ноябрь көнне гимназия-интернат базасында район мәктәпләре директорларының семинары узды.
-
Гимназия-интернатта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе булып китте 30.10.2014

Кичә гимназия-интенатта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, аның урынбасары Анзор Музаев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов булып киттеләр. Кунаклар мәктәпнең инфраструктурасы, аның гомуми эшчәнлеге, гамәлгә ашырылып килүче проектлар белән таныштылар.
-
Афәрин! 28.10.2014

Актаныш районы спорт мәктәбе үткәргән йөзү ярышларында төрле йөзү стильләрендә уңышлы чыгыш ясап, 5 нче сыйныф укучылары Галиев Алмаз - 2,3 нче, Гыйзетдинов Данил 3 нче урыннарны яуладылар.
-
Котлыйбыз! 27.10.2014

Гимназия-интернатның "Ак нур" төркеме XIII Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият яшьләр фестивалендә "Иң оста коллектив-башкаручы" номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
















