Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
ГТО нормалары тапшыра башладык 24.09.2014

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Республикабыз ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.
Быелның язында Россия Президенты Владимир Путин совет чорындагы ГТО нормативлары комплексын хәзерге шартларга кайтару башлангычы белән чыкты. Быелгы уку елыннан ГТО комплексы мәгариф учреждениеләренә кертелә башлый.
Бүген гимназия-интернат укучылары йөгерү буенча нормативлар тапшырды. -
Милләтләр кроссы - 2014 22.09.2014

21 нче сентябрь көнне традицион "Милләтләр кроссы - 2014" ярышы узды. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу акциядә бик теләп катнаштылар.
-
Видеоконференция узды 18.09.2014

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм гимназия-интернатның 9-11 нче сыйныф укучылары катнашында "Экстремизмга - юк" исеме астында видеоконференция узды. Тулырак...
-
“Дәүләр” Дәүсовет сайлаганда... 15.09.2014

Узган атнада гуманитар гимназия-интернат тормышында зур яңарышлар башланды. Хәзер безнең гимназиябез укучыларының үз җитәкчебез, ягъни президентыбыз барлыкка килде. Укучылар үзидарәсенең башлыгын исә чын җитди сайлаулар аша билгеләдек. Тулырак...
-
Тантанада булып кайттылар 09.09.2014

30 август көнне Казанда, "Татмедиа" ААҖ бинасында "Казан утлары" журналы тарафыннан үткәрелгән I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсының йомгаклау тантанасы үткәрелде. Тантанада гимназиянең 11 сыйныф укучылары Айсылу Галимова, Гөлназ Шакурова, Айдар Шәйхин кызыксындыру премияләре белән бүләкләнде.
-
Белем көне белән! 01.09.2014

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә ныклы белемнәр, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын.
-
Модернизация шартларында муниципаль мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләре 27.08.2014

Бүген район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең "Модернизация шартларында муниципаль мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләре" исеме астындагы август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, урынбасарлары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов, инглиз теле укытучысы Рамил Марат улы Гарипов чыгышлары тыңланды.
Шулай ук конференцияда гимназия-интернатның химия укытучысы Рүзилә Илдар кызы Гарипова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән, Рамил Марат улы Гарипов Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. -
Сайлап алу туры үтәчәк 18.08.2014

22 нче август көнне 2014-2015 нче уку елында гимназия-интернатта укырга теләгән 7-10 нчы сыйныф укучылары өчен тест бирү һәм әңгәмә үтәчәк. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Математика укытучыларының август секцион утырышы узды 14.08.2014

Бүген гимназия-интернат базасында математика укытучыларының август секцион утырышы узды.
-
Казан Берләшкән Милләтләр Оешмасы моделе 21.07.2014

16-19 нчы июль көннәрендә "Казан Берләшкән Милләтләр Оешмасы моделе" үтте. Анда гимназия-интернаттан 8 нче сыйныф укучылары Габдрахимова Лилия, Гәлләмова Рүзилә һәм Закирова Алинә катнаштылар. 18 нче июль көнне алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән Болгар шәһәрендә форумда очраштылар.
















