Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Ярминкәдә 15.10.2014

11 октябрь көнне “Казан” агросәнәгатъ паркында белем бирү оешмаларының көзге ярминкәләре узды. Актаныш районы мәйданчыгында гимназия-интернат үзенең сату әйберләре белән катнашты.
-
Картлар йортында 13.10.2014

Олылар ункөнлеге уңаеннан 10 нчы октябрь көнне педагог-оештыручы Хафизова Алсу җитәкчелегендә гимназия-интернат укучылары Пучы авылында урнашкан картлар йортында концерт куеп кайттылар.
-
Котлыйбыз! 10.10.2014

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Гарипов Рамил Марат улын “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында узган Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Тренинг-курслар үтте 07.10.2014

"Фикерләү культурасы үсеше" исеме астында сингапур белем бирү технологияләрен өйрәнүнең 2 нче этабын үткәрү максатыннан 6-7 нче октябрь көннәрендә гимназия-интернат базасында гимназия-интернат, Аккүз һәм Такталачык мәктәп укытучылары өчен тренинг-курслар оештырылды. Укуларны тренерлар Әмирҗанова Ю.В., Имамразыева Г.Д., Гыймранова С.М. һәм Educare компаниясе консультанты Махалетчуми Сивалингам оештырдылар. Тренинглар кысаларында укытучылар яңа өйрәтү структуралары, яңа фикерләү алымнары өйрәнделәр. Дәресләрдә фикерләү культурасын үстерү кирәклеге ассызыкланды.
-
Бәйрәмдә катнаштылар 06.10.2014

Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсә. "Әгәр дә без балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәкләре, югары уку йортлары системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә моны эшлибез), Татарстан Республикасы илдә иң көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барылуын ассызыклады: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. "Әмма иң мөһиме - укытучы. Укытучыларны әзерләү - бөтен бер система һәм без Татарстанда шундый система булу белән горурлана алабыз", - диде Р.Миңнеханов. МоныТатарстан укытучыларының укытучылары ярдәме белән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яулаган алдынгы урыннар раслый.
Чарада гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов һәм биология укытучысы Рафига Габит кызы Галиева катнашты. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2014

Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез! Бәйрәм белән!
-
Бәйрәм белән! 04.10.2014

Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. Бәйрәм белән!
Бүген Корбан бәйрәме уңаеннан гимназия-интернатта бәйрәм ашы узды. -
"Ялкын" журналы редакциясе вәкилләреннән мастер-класслар 01.10.2014

Бүген гимназия-интернат укучылары өчен "Ялкын" журналы редакциясе вәкилләре "Журналистика", "Фотожурналистика", "Әдәбият", "Лидерлар мәктәбе" юнәлешләре буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
-
Хезмәттәшлек турында килешү төзелде 26.09.2014

Кичә гимназия-интернат дирекциясе Казан шәһәрендә булды. Анда КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән хезмәттәшлекне дәвам итү буенча килешү төзелде. Шулай ук Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатының эшчәнлеге белән танышылды.
-
Илнар Ялалов белән очрашу 25.09.2014

Бүген гимназия-интернатта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры җырчысы, якташыбыз Илнар Ялалов белән очрашу үтте.
















