Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Бүген - беренче БДИ 26.05.2014

Бүген Россия буенча БДИ бирү башланды. Беренче имтиханнар география һәм рус әдәбияты фәннәреннән. Имтихан бирүче 11 нче сыйныф укучыларына уңышлар телибез.
-
Гамил Афзал фестивале үтте 24.05.2014

Гамил Афзал фестивале нәтиҗәләре буенча "Маҗаралы пьеса" номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Исламова Ләйлә 2 нче урынны яулады.
-
Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларны котладылар 24.05.2014

22 нче майда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм - Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган һәм “Татарстан Республикасы ел укучысы - 2014” конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды. Тантанада гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призер Шәйхин Айдар белән аның укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина да катнаштылар.
-
Соңгы звонок 24.05.2014

Бүген гимназия-интернатта чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы звонок" яңгырады.
-
“Умники и умницы”ның Казанда узган I республика уенында Актаныш егете Айдар Шайхин беренче урын яулады 23.05.2014

Беренче каналда МГИМО профессоры Юрий Павлович Вяземский авторлыгында бара торган “Умники и умницы” телеуенының Казанда узган I республика уенында Айдар Шайхин беренче урын яулады. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы егет Мәскәүгә “Умники и умницы” телеуенына чакырылды.
-
Гамил Афзал укулары үтә 23.05.2014

Бүген гуманитар гимназия-интернатта III республикакүләм Гамил Афзал укулары башланды. Анда Актаныш районыннан 49 укытучы, шулай ук Татарстанның 10 районыннан һәм 5 шәһәреннән делегацияләр катнаша.
Конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясап, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова Гамил Афзал иҗатының күпкырлы булуына басым ясап, укуларда катнашучыларга уңышлар теләде. Җыенның эшендә Габдулла Тукай бүләге ияләре Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов һәм драматург Данил Салихов катнашалар. -
"Алтын каләм" республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды 22.05.2014

"Алтын каләм" республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды. Аның берсе 8 нче сыйныф укучысы Габдрахимова Лилия.
-
Мәҗбүри арадаш аттестация үтә 21.05.2014

Бүген XI чыгарылыш сыйныфларында белем алучы укучылар өчен татар теле фәненнән мәҗбүри арадаш аттестация үтә. Мәҗбүри арадаш аттестация Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 нче елның 7 нче маендагы 2614/14 нче санлы боерыгы нигезендә 2014 нче елның 21 нче маенда үткәрелә. Укучылар өчен иҗади биремле изложение тәкъдим ителә. Текстлар салган конвертны комиссия рәисе имтихан комиссиясе әгъзалары һәм укучылар катнашында ача. Укытучы 2 текстның берсен сайлап ала. Арадаш аттестация 4 сәгать дәвамында үткәрелә.
-
Казанда Актаныш районы үзешчәннәренең концерты узды 20.05.2014

19 нчы май көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Актаныш районы үзешчәннәренең концерты узды. Тамашада гимназия-интернат укучылары катнашында җыр-биюләр, кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
Балалар катнашындагы гаммәви мәгълүмат чаралары: эш тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары 20.05.2014

Кичә гимназия-интернатта “Балалар катнашындагы гаммәви мәгълүмат чаралары: эш тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары” темасы астында түгәрәк өстәл узды. Чарада район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, татар теле укытучылары, һәр мәктәптән 1-2 укучы, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбенең «Бас!ма» газетасы мөхәррияте, гуманитар гимназиянең “Ак җилкән” газетасы мөхәррияте, «Актаныш ММҮ» вәкилләре катнашты.
















