Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Астрономия буенча олимпиада нәтиҗәләре 22.11.2014

Астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Надергулов Марат (укытучысы Әминов Нияз Фаяз улы) - җиңүче булды.
-
Онлайн-дәрес үтте 21.11.2014

Кичә гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашында "Балаларны хокукый яклау" исеме астында онлайн-дәрес үтте.
-
Инглиз теле буенча олимпиада нәтиҗәләре 21.11.2014

Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Исламова Алия, 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз призер, 8 нче сыйныф укучысы Хуҗиева Динара җиңүче булды (укытучылары Гарипов Рамил Марат улы һәм Тимирова Лилия Фнүн кызы).
-
Очрашу үтте 21.11.2014

20 нче ноябрь көнне гимназия-интернатта балаларны хокукый яклау һәм гражданлык-патриотлык тәрбиясе мәсьәләләре буенча очрашу үтте. Очрашуда районның эчке эшләр бүлеге, прокуратура вәкилләре катнашты.
-
Парламент дәресе үтте 20.11.2014

Бүген гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, сәнгать һәм милли эшләр буенча комитет әгъзасы Шәрипов Ирек Илдус улы катнашында Парламент дәресе үтте.
-
Инша язалар 20.11.2014

Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау инша язуны апробацияләүдә катнаштылар.
-
Геология буенча олимпиада нәтиҗәләре 20.11.2014

Геология буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Хаҗиев Айбулат (укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уеллович) - җиңүче булды.
-
Гимназия-интернатта Educare International Consultancy компаниясе генераль директоры Майк Тируман булып китте 19.11.2014

17-18 нче ноябрь көннәрендә Educare International Consultancy компаниясе генераль директоры Майк Тируман, “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проекты җитәкчесе Лилия Мөхәмәтшина гимназия-интернатта булып, укытучыларның дәресләрендә карадылар, алар белән дәрескә анализ ясадылар. Соңыннан кунаклар мәктәп коллективы белән очраштылар, аларга үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
Релаксация бүлмәсе эшли 14.11.2014

Бүгеннән гимназия-интернат укучылары өчен заманча җиһазландырылган релаксация бүлмәсе эшли башлады.
-
Безнең уңышлар 13.11.2014

Гимназия-интернат укучылары Шәйхин Айдар һәм Шакирова Ләйлә (укытучылары Абдуллина М.М.) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән I Республикакүләм фән Фестивалендә "Татарстан һәм татар халкы тарихы һәм мәдәнияте" юнәлеше буенча 1 нче урынны яуладылар.
















