Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Бәйрәмдә катнаштылар
Опубликовано: 06.10.2014
Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсә. "Әгәр дә без балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәкләре, югары уку йортлары системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә моны эшлибез), Татарстан Республикасы илдә иң көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барылуын ассызыклады: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. "Әмма иң мөһиме - укытучы. Укытучыларны әзерләү - бөтен бер система һәм без Татарстанда шундый система булу белән горурлана алабыз", - диде Р.Миңнеханов. МоныТатарстан укытучыларының укытучылары ярдәме белән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яулаган алдынгы урыннар раслый.
Чарада гимназия-интернат директоры Артур Кәрим улы Галиәхмәтов һәм биология укытучысы Рафига Габит кызы Галиева катнашты.
Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/344699.htm
К списку новостей















