Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
«Туган телем – шагыйрьләр теле» II республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте
Опубликовано: 08.12.20145 нче декабрьдә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта «Туган телем – шагыйрьләр теле» II республика фәнни-эзләнү конференциясе үтте.
Конференция кысаларында 6 секция эшләде:
• « Вахит Имамов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре»;
• « Вахит Имамов әсәрләренең тарихи чынбарлык белән тәңгәл килүе»;
• « Вахит Имамов әсәрләрендә шәхес язмышы һәм бүгенге җәмгыять»;
• « Вахит Имамов иҗатын өйрәнү юнәлешендәге иҗади проектлар, презентацияләр»;
• « Вахит Имамов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы»;
• « Вахит Имамов әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше».
Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында Россия төбәкләреннән, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган 167 укучы катнашты, 114 эш авторы конференциянең төп этабына чакырылды.
Конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 - 2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
К списку новостей















