Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..." 04.10.2016

Укытучыларыбызның көне бик матур башланды бүген. 9а, 9б сыйныф укучылары иртүк килеп, барлык укытучыларны да чәчәк бәйләме белән каршы алдылар. Шундый матур мизгелләр бүләк иткән укучыларыбызга, оештырган сыйныф җитәкчеләре Регина Равиль кызы, Голнар Дилфас кызларына рәхмәтләребез чиксез.
-
Бүген гимназиякүләм рус теленнән 11нче сыйныф укучылары БДИнын биреп карады 03.10.2016

Бүген гимназиякүләм рус теленнән 11нче сыйныф укучылары БДИнын биреп карады. Мондый сынаулар ел буена график нигезендә дәвам итәчәк.
-
Күңелле дә, файдалы да үткән вакыт 30.09.2016

Әбиләр чуагының ямьле бер көнендә 6нчы класслар көзге экскурсия оештырып, табигатькә ял итәргә чыктылар.
-
“Лачын” универсаль спорт комплексында баскетбол ярышы 28.09.2016

28 нче сентябрь көнне, “Лачын” универсаль спорт комплексында , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2002-2003 елны туган район укучылар арасында баскетбол ярышы булып узды. Анда безнең гимназиянең кызлары һәм егетләре уңышлы чыгыш ясап кайттылар, кызлар командасы III урынны алдылар. Егетләр командасы аздан гына калыштып IV урынны алдылар. Афәрин! “Ак Бүре” командасының тренеры Гумеров Айдар безнең яхшы уенчы кызларны һәм егетләрне узенен Актаныш районы җыелма командасына уенчылар итеп чакырды, һәм “Иң яхшы уенчы”-дигән дипломнар белән бүләкләде. Афәрин!
-
Милләтләр кроссы - 2016 25.09.2016

25 нче сентябрь көнне традицион россиякүләм "Милләтләр кроссы" узды. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу акциядә актив катнаштылар. Рамиль Марат улы Гарипов VIP йөгерүдә ир-атлар арасында 3 нче урынны, Рузилэ Ильдар кызы Гарипова 2нче урынны уяуладылар. 6а сыйныф укучысы Валиева Нэфисэ, 9 а сыйныф укучысы Шагзамова Алисэлэр мактаулы 4нче урында. Котлыйбыз.
-
Эвакуация 24.09.2016

Укучыларны һәм гимназия бинасын гадәттәт тыш хәлләрдән саклау йөзеннән 24 нче сентябрь көнне уку-өйрәнү эвакуация үткәрелде. Барлыгы 147 кеше катнашты. Эвакуация- гадәттәт тыш хәлләр вакытында кешеләрне саклауның иң төп чараларының берсе.
-
Көзге чорда агач утырту - күркәм гадәт 21.09.2016

Гимназиянең волонтерлар отряды, "Игелекле эшләр башкар" акциясе кысаларында, көзге агач утырту эшләрен башлап җибәрде. 57 нче бистәнең гимназия территориясе янына 114 төп миләш агачы утыртылды.
-
Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс 21.09.2016

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында җиңел атлетика буенча спорт остасы Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Анда безнең гимназия командасы уңышлы чыгыш ясады : 7а сыйныф укучысы Ибрагимов Раиль – II урын, 8б сыйныф укучысы Вахитов Булат -IIIурынга лаек булдылар. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез
-
Укытучыларның җәйге спартакиадасы булып узды 20.09.2016

20 нче сентябрь көнне, “Актаныш” универсаль спорт комплексында , сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан, укытучыларның җәйге спартакиадасы булып узды. Анда безнең мәктәпнең укытучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.Гарипов Р.М.- II урын (VIP йогерү) : Исламов М.М.. - II урын (армрестлинг), Сибгатуллин Р.Т. - IIурын (винтовкадан ату), Тимирова Л.Ф.- IIурын (винтовкадан ату), Харрасова А.Р. - I урын (озынлыкка сикерү), канат тартышу буенча команда - Iурын..Афәрин!
-
Иң яхшы авыл укытучысы – Иң яхшы авыл мәктәбендә 18.09.2016

Узган атнада Казанда “Авыл укытучысы -2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте. Алар әзерләгән мастер-класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе – гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова. 5 октябрьдә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән республика чарасында Ландыш Филүс кызы бүләкләнәчәк. Конкурсның партнерлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты.
















