Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Яман шеш: ничек өйрәнергә һәм дәваларга?” 03.02.2017

3 нче февраль көнне “Хәлбүки” проекты астында “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә аспирант Рәшид Габбасов “Яман шеш: ничек өйрәнергә һәм дәваларга?” темасына 7- 11 нче сыйныфлар өчен лекция үткәрде.
-
Республикакүләм үткәрелгән Татарстан тарихы олимпиадасында 03.02.2017

Республикакүләм үткәрелгән Татарстан тарихы олимпиадасында 9 нчы сыйныф укучылары Шамил Хәйдәров җиңүче, Аймир Латыпов призер булдылар(укытучылары Марат Илсур улы Гыйлметдинов).
-
Районкүләм үткәрелгән “Шәхес тәрбияләү” исеме астында 01.02.2017

Районкүләм үткәрелгән “Шәхес тәрбияләү” исеме астында “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесендә 5 нче сыйныф җитәкчесе Ирина Албин кызы Нурыева, “Ел өстәмә белем бирү педагогы” тәрбиячесе Ленар Наил улы Хөсәиновлар җиңү яулады. Зона этабында аларга уңышлар телибез.
-
28 гыйнвар көнне сәг. 10.00 "Яшьлек" бинасында ата- аналар җыелышы уздырыла.
28.01.2017
28 гыйнвар көнне сәг. 10.00 "Яшьлек" бинасында ата- аналар җыелышы уздырыла. Яр Чаллы шәһәренең НГПУ институты ректоры Фәйрүзә Зөфәр кызы Мустафина, Новосибирск шәһәренең педагогик дәүләт университеты профессоры катнашында Ш.А.Амонашвилиның «Гуманлы педагогика» буенча ата – аналарга чыгышлар тәгъдим ителә. Барлык ата- аналарны көтеп калабыз!
-
27нче гыйнвар көнне “Студентлар очрашу” кичәсе үтте. 27.01.2017

27нче гыйнвар көнне “Студентлар очрашу” кичәсе үтте. Программа буенча, башта укучылар, студентлар һәм укытучылар арасында футбол уены булды. 1 урын – укучылар, 2 урын – студентлар , 3 урын – укытучылар командасы яулады. Студентларыбыз укучыларга мастер – класслар да тәкъдим иттеләр. Уен – көлекле чараны алып барган студент кызларыбыз Илсинә Тимирова белән Ләйлә Шакировага рәхмәтебезне җиткерәбез
-
27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. 27.01.2017

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә 2016 нчы елда Татарстан Республикасы татар гимназияләре арасында белем сыйфаты буенча югары уңышка ирешкән, гимназия коллективына диплом тапшырылды. Кәрим Тинчуринның 129 яше уңаеннан үткәрелгән республикакүләм театр конкурсында Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”спектаклен күрсәтеп, Гран-при яулаган “Күңел җәүһәрләре”коллективы җитәкчеләре: Миләүшә Рәдис кызы Аграпова, Алсу Мирзамөхәмәт кызы Хафизовалар да районыбыз башлыгы Фаил Мисбахович Камаевның дипломы белән билгеләнеп үтелде. Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы – 2017” конкурсының район этабында – I урын яуладылар. 25.01.2017

Гимназия-интернатның математика укытучысы Регина Равил кызы Фәрдиева, тарих укытучысы Марат Илсур улы Гыйльметдинов "Ел укытучысы – 2017” конкурсының район этабында – I урын яуладылар. 7-8 февраль көннәрендә Мөслим гимназиясендә үтәчәк зона этабында аларга уңышлар телибез.
-
Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" игълан ителде. 20.01.2017

Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" игълан ителде. Гыйнвар ае "Горурлык ае" якташыбыз, Татарстан республикасынын беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның юбилее хөрмәтенә үткәреләчәк мероприятиеләр шушы елга старт итеп бирелде. Шул уңайдан 20.01.2017 гимназия – интернатта: "Без булдырабыз!" "Якташыбыз-горурлыгыбыз" темаларында тәрбия сәгатьләре, «Мин президент булсам», «Туган ягым кешеләре белән горурланам» темаларына инша бәйгеләре, Минтимер Шәрип улы яраткан ризыклар пешеру буенча мастер класслар уздырылды.
-
Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте 16.01.2017

16 нчы гыйнварда хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира (укытучысы Галиәхмәтов А.К.), 9 нчы сыйныф укучысы Габрахманова Миләүшә (укытучысы Абдуллина М.М.) олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылдылар. Аларны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте 12.01.2017

12-15 гыйнвар конне Бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабында рус әдәбияты фәненнән 10 нчы сыйныф укучысы Саматова Адилә призер булды (укытучысы Нурыева И.А.)
















