Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
МИЛЛӘТЕБЕЗ САКЧЫЛАРЫ 13.02.2017

Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары уңышлары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII класс укучысы Галләмова Эльвина – җиңүче, IX класс - Рәшитова Алсу, Газизова Сөмбел, X класс – Әһлетдинова Энҗе, Саматова Адилә, XI класс – Сәлахова Айсинә, Сафина Айзәрә, татар теленнән IX класс – Исламова Алия, XI класс – Ваншина Алия, Вилданова Әдилә – призерлар (Укытучылары Л.Г.Әминова, Л.Ф.Әһлетдинова). Кызларга, аларның остазларына киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Гимназиядә инглиз теле атналыгы 13.02.2017

Гимназиядә (13.02.- 18.02) инглиз теле атналыгы бара. Программада: инглиз телендә “Изге Вәли көне”нә багышланган открытка, брейн-ринг, концерт номеры, совет киноларына инглиз теленә тәрҗемә итеп тавыш кую, хикәяне дәвам итү каралды.
-
"Чаңгы юллары - 2017" узды 12.02.2017

12 нче февральдэ Актанышта "Чаңгы юллары - 2017" узды. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу чарада бик актив катнашты. Укытучылар арасында Гарипова Рүзилә Илдар кызы, Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы, Аглямов Данил Флус улы 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Парламент дәресе – 2017 10.02.2017

Бүген гимназиядә ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутаты Галеев Марат Гадыевич катнашында парламент дәресе уткәрелде.Парламент сәгате мавыктыргыч һәм бик эшлекле узды.
-
Тормыш иминлеге фәне бунча Бөтенрәсәй региональ этабы
09.02.2017
Тормыш иминлеге фәне бунча Бөтенрәсәй региональ этабында 9 сыйныф укучысы Рөстәм Фәхерлегаянов, 10 сыйныф укучысы Илназ Солтановлар призер булдылар (укытучылары Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы).
-
“Стратегия Татарстана 2030” парламент дәресе үткәрелде. 08.02.2017

8 февраль көнне тарих укытучысы Марат Гыйлметдинов Илсур улы “Стратегия Татарстана 2030” исеме астында 6-11нче сыйныф укучыларына парламент дәресе үткәрде. Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасының экономика, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет председателе урынбасары Марат Гадый улы Галеев гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булып, укучыларга үз фикерләрен җиткерде.
-
В рамках реализации Федеральной целевой программы развития образования на 2016 – 2020 годы для совершенствования работы библиотек и обслуживанию читателей 08.02.2017

В рамках реализации Федеральной целевой программы развития образования на 2016 – 2020 годы для совершенствования работы библиотек и обслуживанию читателей в 72 школьных библиотеках РТ внедрена автоматизированная библиотечная информационная система «Руслан» (АБИС «Руслан»). Для усовершенствования работы в АБИС «Руслан» 2 февраля проводился обучающий семинар для библиотекарей.Обучение вел спецалист по ЭВТ школы №42 г.Казани Салахов Тимур Рафаэлович.
-
Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча
07.02.2017
Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Марсель Аюпов призер булды. Марсельне һәм аның укытучысы Радик Флорид улы Бакировны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. 07.02.2017

Бүген, 7 нче февраль көнне, Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 40 минут вакыт бирелде. Имтихан биремнәрен эшләүдә районның 15 ата-анасы катнашты, алар арасында гимназиядан Мубаракшина Камиләнең дәү әтисе, Габдрахимова Лилиянең энисе дә бар иде.
-
Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча 03.02.2017

Химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча гуманитар гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел призер булды. Сөмбелне һәм аның укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызын чын күңелдән котлыйбыз!
















