Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
,,Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе 13.10.2016

Мәктәп китапханәләре фонды тулыландыру максатыннан Татарстанда 2016 нчы елда 22 июленнән 21нче октябренә хәтле ,,Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе игълан ителде. Бу акциягә безнең гимназия укытучылары һәм укучылары да бик теләп кушылдылар.
-
Китапханә айлыгында үткәреләчәк чаралар 13.10.2016

Китапханә айлыгында үткәреләчәк чаралар. Дәвамы алгы биттә....
-
"Математик кафе" 13.10.2016

Буген, ягъни 13 октябрь көнне гимназиябездә математика атналыгы кысаларында 7-8 класслар өчен "Математик кафе" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара уздырылды. Әлеге чара математика укытучылары Рузил Флорит улы һәм Регина Равил кызы тарафыннан бәйге рәвешендә оештырылды. Бәйгенең нәтиҗәләре түбәнәдәгечә: 1 урын - 7б , 2 урын - 8а , 3 урынны 7а һәм 7б сыйныфлары бүлеште.
-
13 нче октябрь көнне гимназия – интернатта 5-8 сыйныф укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме үтте 13.10.2016

13 нче октябрь көнне гимназия – интернатта 5-8 сыйныф укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме үтте. Кичәне 8б класс укучылары алып барды, программада: Сөмбеләләр ярышы, скетч, көзге мода, флешмоблар бар иде. 1 нче урынга - 6а сыйныфы, 2 нче урынга - 7а сыйныфы, 3 нче урынга – 7б сыйныфы лаек дип табылды. 5 сыйныф укучысы Лилия Гафурова “Иң тыйнак Сөмбелә”, 6б сыйныф укучысы Фазаелова Сөмбел “Иң нәфис Сөмбелә”, 6а сыйныф укучысы Лиана Мөхәмәтдинова “Иң сөйкемле Сөмбелә” номинацияләрендә җиңү яуладылар.
-
Математик карусель 12.10.2016

Гимназиядә математика атналыгы дәвам итә. 12 октябрь көнне математика укытучылары Рузил Флорит улы һәм Регина Равил кызы 5-6 класслар өчен математик карусель конкурсы уздырдылар.
-
Гимназиядә математика атналыгы 10.10.2016

10нчы октябрьдән 15нче октябрьгә кадәр гимназиядә математика атналыгы игълан ителде. Бүген линейкада 6а сыйныф укучылары атналыкны бик матур итеп ачып җибәрделәр. Математика укытучысы Регина Равиль кызы Фардиева укучыларны атналык план белән таныштырды.
-
Безнекеләр спортта 10.10.2016

8а сыйныф укучысы Мухаметдинова Зөлфия Илеш районында үткәрелгән теннис ярышында 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз.
-
Безнең гимназия Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре арасысында. 08.10.2016

Безнең гимназия Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре арасысында.
-
Пенсион фондының әгъзәләре белән очрашу 06.10.2016

6нчы октябрь көнне актлар залында 10-11нче сыйныф укучылары район пенсион фондының әгъзәләре белән очраштылар. Бик тә кызыклы, шул ук вакытта файдалы киңәшләр алдылар.
-
5нче октябрь - Укытучылар көне 05.10.2016

5нче октябрь көнне Актаныш мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Бу бәйрәмдә гимназия укытучылары алдынгылар рәтендә иде.
Рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Ирина Албин кызы Нурыева Район башлыгынын Мактау грамотасына , педагог-тәрбияче Ленар Наил улы Хөсәенов район Мәгариф бүлеге җитәкчесенең Мактау грамотасына ия булдылар. Бөтенрәсәйкүләм “Ел укытучысы-2016” бәйгесенең район этабында “Дебют” номинациясендә җиңүче география укытучысы Рөстәм Уел улы Файзуллин, зона этабында җиңүче инглиз теле укытучысы Ләйсән Рәшит кызы Әюпова, “Сыйныф җитәкчесе-2016” бәйгесенең район этабында “Иң шәп сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңүче физик культура укытучысы Алсу Рәскәт кызы Харрасова, Бөтенрәсәйкүләм “Наставник года -2016” бәйгесенең район этабында җиңүче педагог-организатор Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизоваларның сәхнәгә бүләкләнүгә чыгулары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Афәрин!
















