Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Җиңү җыры" җиңүчеләре! 14.09.2016

Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап үткәрелгән, II Республикакүләм "Җиңү җыры" әдәби конкурсының "Иң яхшы фильм" номинациясендә гимназия укучысы Әдилә Вилданова (җитәкчесе Ленар Хусаинов) I дәрәҗә дипломга лаек булды. Яңа уку елындагы тәүге җиңүләре белән котлыйбыз, тагын да зуррак иҗади уңышлар телибез!
-
Корбан гаете мөбәрәк булсын! 12.09.2016

МТС, 57 нче бистәләрдә яшәүче мөселманнар өчен гимназия-интернат бинасында бәйрәм чарасы үткәрелде.
-
Бүген гимназиядә, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, якташыбыз Илфак Мирза улы Ибраһимов белән очрашу булды. 08.09.2016

Бүген гимназиядә, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, якташыбыз Илфак Мирза улы Ибраһимов белән очрашу булды. Шагыйрь, укучыларга, үзенең яңа гына "табадан төшкән" шигырьләрен укыды, журнал турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
-
Мәктәп яны бакчасында эш гөрли 03.09.2016

Мәктәп бакчасындагы бердәм хезмәт - укучыларның бер-берсе белән танышу, дуслашу чарасы.
-
Бүген белем бәйрәме 01.09.2016

Кояшлы 1 сентябрь таңы “Сәләтле гуманитар гимназия – интернат” укучыларын кабат бергә җыйды. Бәйрәмебез кунагы - Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Бариев Илфак Шамил улы укучыларыбызга узенең изге теләкләрен юллады.
-
Алтын каләм – Золотое перо–2016 09.07.2016

Узган атнада “Идел” яшьләр үзәгендә ”Алтын каләм – Золотое перо–2016” XXI Республика фестиваленең йомгаклау өлеше узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучылары быел да җиңүчеләр рәтендә. “Дизайн һәм верстка” буенча “Яшьләрдә патриотик тәрбия” номинациясендә Лилия Габдрәхимова һәм татар журналистикасы буенча “Укуны яшьләр арасында ничек популярлаштырырга” дигән номинациядә Алсу Рәшитова җиңүче булдылар. -
Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру 25.06.2016

Бүген гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үтте. Бу уку елында 11 сыйныфны 18 укучы тәмамлады. Анамова Диләфрүз, Гатина Резеда һәм Миниярова Элина мәктәпне кызыл дипломга тәмамладылар.
-
9 сыйныф укучыларына аттестат тапшыру 24.06.2016

Бүген гимназия-интернатта чыгарылыш 9 сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үтте.
-
Яфрак печән әзерләү 21.06.2016

Бүген гимназия-интернат коллективы "Актаныш" агрофирмасына ярдәм йөзеннән яфрак печән әзерләүдә катнаштылар.
-
Сөйкемле шүрәле - 2016 09.06.2016

Казан шәһәренең “Әкият“ курчак театры бинасында 1 июнь көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Шүрәле“ әкият-поэмасы язылуына багышланган “Сөйкемле шүрәле“ VII Халыкара иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше тантаналы рәвештә узды.
Үзләренең иҗат эшләре белән гимназия-интернат укучылары да зур өлеш керттеләр, аларның эшләре уңай бәяләнде. Раушания Гыймазова – дипломант, Сөмбел Фазаелова – I дәрәҗә лауреат, Алисә Фәрдиева кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар (остазлары – Айрат Сәрваров. Динар Арсланов III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (остазы Ришат Сибгатуллин).
Җиңүче укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
















