Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды 04.01.2017

4 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. Ярышлар “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында, “Актаныш” спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат – III урынга лаек булды.
-
"Бүләк" чаңгы трассасында Кыш бабай призына уздырылган чаңгы ярышы 30.12.2016

30 нчы декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында Кыш бабай призына уздырылган чаңгы ярышында 6 а сыйныф укучысы Гарипов Булат 2004-2005 нче елгы укучылар арасында 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз.
-
Яңа елга багышланган сценарий буенча чыгыш ясадылар. 30.12.2016

30 нчы декабрь көнне районыбызның үзәк чыршы янындагы мәйданында район оешма-предприятияләре Яңа елга багышланган сценарийлар буенча чыгыш ясадылар. Гимназия коллективы эчтәлекле, кызыклы сценарий күрсәтеп, иң яхшы катнашучы исеме яулады.
-
Кышкы каникуллар” оператив-профилактик чаралар үткәрелде. 23.12.2016

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ““Кышкы каникуллар” оператив-профилактик чаралар үткәрү турындагы” хаты нигезендә, гимназиядә полиция хезмәткәрләре белән очрашу булды. Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны һәм авыр хәлле гаиләләр профилактикасы буенча муниципаль хезмәткәр-инспектор Салимьянова Р.Ф. “Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына чыгыш ясады, видеофильм күрсәтте. ГКУ “Дирекция БДД” Актаныш филиалы җитәкчесе Р.З. Саетова “Юлларда имин булыйк” темасы буенча әңгәмә үткәрде. Юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар әйтелде, актив катнашучы укучылар полиция хезмәткәрләре кулыннан бүләкләр алдылар.
-
5-7 нче сыйныф, 8-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме тамашасы уздырылды
23.12.2016
23 декабрь көнне 5-7 нче сыйныф, 8-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме тамашасы уздырылды. Бәйрәмне 6а, 8б сыйныф укучылары үткәрде. Барлык укучыларның күңелендә Яңа ел кичәсе якты хисләр белән уелып калды.
-
7-8 нче класслар өчен гимназия – интернат бинасында махсус тәрбиячеләр тарафыннан Яңа ел котлавы оештырылды
22.12.2016
22 декабрь көнне 7-8 нче класслар өчен гимназия – интернат бинасында махсус тәрбиячеләр тарафыннан Яңа ел котлавы оештырылды. Программада: тәрбиячеләрнең концерт номерлары, уеннар, бәйгеләр, җырлар, яңа ел табыны.
-
Гимназиядә язучылар белән очрашу узды. 15.12.2016

15 декабрь көнне, гимназиядә язучылар белән очрашу узды. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, иҗатлары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, китапларына күзәтү ясадылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Очрашу җылы, мавыктыргыч, ихлас үтте.
-
“Ялкын” иҗтимагый балалар оешмасының чираттагы актив укулары үтте. Планда инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды
14.12.2016
14 нче декабрь көнне “Ялкын” иҗтимагый балалар оешмасының чираттагы актив укулары үтте. Планда инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды, яңа елга әзерлек эшләрен ныгыту максатыннан, сәнгать өлкәсендәге варисларга эш йөкләнде, төрле конкурсларга катнашу максат итеп куелды.
-
Гимназиянең спорт өлкәсе алдынгы укучылары Уяндык авылында сәламәтләндерү базасына барып ял итеп кайттылар. 13.12.2016

13 нче декабрь көнне гимназиянең спорт өлкәсе алдынгы укучылары Уяндык авылында урнашкан Ял һәм сәламәтләндерү базасына барып ял итеп кайттылар.
-
Хокук белеме буенча Бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының район этабы
11.12.2016
Хокук белеме буенча Бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының район этабында гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Габдрахманова, 10 нчы сыйныф укучысы Эльмира Вафина җиңүче булдылар (укытучылары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы, Галиәхмәтов Артур Кәрим улы).
















