Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
28 гыйнвар көнне сәг. 10.00 "Яшьлек" бинасында ата- аналар җыелышы уздырыла.
28.01.2017
28 гыйнвар көнне сәг. 10.00 "Яшьлек" бинасында ата- аналар җыелышы уздырыла. Яр Чаллы шәһәренең НГПУ институты ректоры Фәйрүзә Зөфәр кызы Мустафина, Новосибирск шәһәренең педагогик дәүләт университеты профессоры катнашында Ш.А.Амонашвилиның «Гуманлы педагогика» буенча ата – аналарга чыгышлар тәгъдим ителә. Барлык ата- аналарны көтеп калабыз!
-
27нче гыйнвар көнне “Студентлар очрашу” кичәсе үтте. 27.01.2017

27нче гыйнвар көнне “Студентлар очрашу” кичәсе үтте. Программа буенча, башта укучылар, студентлар һәм укытучылар арасында футбол уены булды. 1 урын – укучылар, 2 урын – студентлар , 3 урын – укытучылар командасы яулады. Студентларыбыз укучыларга мастер – класслар да тәкъдим иттеләр. Уен – көлекле чараны алып барган студент кызларыбыз Илсинә Тимирова белән Ләйлә Шакировага рәхмәтебезне җиткерәбез
-
27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. 27.01.2017

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә 2016 нчы елда Татарстан Республикасы татар гимназияләре арасында белем сыйфаты буенча югары уңышка ирешкән, гимназия коллективына диплом тапшырылды. Кәрим Тинчуринның 129 яше уңаеннан үткәрелгән республикакүләм театр конкурсында Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”спектаклен күрсәтеп, Гран-при яулаган “Күңел җәүһәрләре”коллективы җитәкчеләре: Миләүшә Рәдис кызы Аграпова, Алсу Мирзамөхәмәт кызы Хафизовалар да районыбыз башлыгы Фаил Мисбахович Камаевның дипломы белән билгеләнеп үтелде. Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы – 2017” конкурсының район этабында – I урын яуладылар. 25.01.2017

Гимназия-интернатның математика укытучысы Регина Равил кызы Фәрдиева, тарих укытучысы Марат Илсур улы Гыйльметдинов "Ел укытучысы – 2017” конкурсының район этабында – I урын яуладылар. 7-8 февраль көннәрендә Мөслим гимназиясендә үтәчәк зона этабында аларга уңышлар телибез.
-
Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" игълан ителде. 20.01.2017

Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" игълан ителде. Гыйнвар ае "Горурлык ае" якташыбыз, Татарстан республикасынын беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның юбилее хөрмәтенә үткәреләчәк мероприятиеләр шушы елга старт итеп бирелде. Шул уңайдан 20.01.2017 гимназия – интернатта: "Без булдырабыз!" "Якташыбыз-горурлыгыбыз" темаларында тәрбия сәгатьләре, «Мин президент булсам», «Туган ягым кешеләре белән горурланам» темаларына инша бәйгеләре, Минтимер Шәрип улы яраткан ризыклар пешеру буенча мастер класслар уздырылды.
-
Хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте 16.01.2017

16 нчы гыйнварда хокук белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Вафина Эльмира (укытучысы Галиәхмәтов А.К.), 9 нчы сыйныф укучысы Габрахманова Миләүшә (укытучысы Абдуллина М.М.) олимпиада нәтиҗәләре буенча призер дип табылдылар. Аларны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үтте 12.01.2017

12-15 гыйнвар конне Бөтенроссия фән олимпиадасының региональ этабында рус әдәбияты фәненнән 10 нчы сыйныф укучысы Саматова Адилә призер булды (укытучысы Нурыева И.А.)
-
“Бүләк” чаңгы-роллер трассасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары“Хезмәткә һәм оборонага әзер” 06.01.2017

6 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары“Хезмәткә һәм оборонага әзер” – ГТО нормаларын тапшыруны беренчеләрдән булып башлады. Чаңгыга укытучылар да, интернат хезмәткәрләре дә, техник хезмәткәрләр дә басты. ТР Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры, якташыбыз Энгел Фәттәхов шәхсән үзе аларның нормативларны тапшыруларын күзәтеп торды. Алай гына түгел, Энгель Нәвап улы үзе дә чаңгыга басып, ир-егетләр белән бергә чаңгыда узышты. Ә нормативларга килгәндә, укытучыларның чаңгыга басканнары сынатмыйча барысы да финишка килеп җитә алдылар. Алдынгы урынны яулаганнарына Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр дә тапшырылды.
-
Спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме мәдәният йортында узды. 06.01.2017

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашу бәхете 2017 елда 98 укучыга елмайды. Гимназиядән:Шәймөхәмәтова А.(10), Солтанов И.(10), Фарсыева Э.(10), Вильданова Ч. (8), Шарипянова Я. (8), Галлямова Э. (8), Габдрахманова Эльвина (9), Рәшитова А.(9), Габдрахманова М.(9) катнаштылар.Фаил Камаев һәр укучыга, кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
“Кышкы уеннар” 06.01.2017

6 нчы гыйнвар көнне гимназиядә “Ялкын” иҗтимагый балалар оешмасы президенты Сөмбел Газизова җитәкчелегендә үзидәрә әгъзәләре кышкы уеннар үткәрде. Һәр отряд бик җитди караган: стенгазета чыгарган, эмбеламалар булдырган. Ярыш булгач, җиңүчеләр дә билгеләнде, бүләкләр дә тапшырылды.
















