Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тукай туган көн 26.04.2022

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан музей-комплекс сылтамасын куябыз, рәхим итеп танышыгыз http://tukay-museum.ru/
-
"Сәләткә нур булган йолдызлар" 26.04.2022

Флүс Латыйфи исемендәге ХI "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика ачык әдәби конкурсында катнашып, 8в сыйныф укучысы Айсылу Мортазина "Шигърият" номинациясендә 1 урын яулады! Остазы - Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева. 9 а сыйныф кызлары Әдилә Зиязетдинова, Руфинә Гарифуллинаның да ( остазлары - Зөлфия Мәзһар кызы Хафизова) актив катнашулары билгеләп үтелде. Иҗади җиңү белән котлыйбыз, кызларыбыз!
-
«Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» 26.04.2022

4а сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Самирны тәүге җиңүе белән котлыйбыз! Ул «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» I республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды!
-
ЯКТАШЫБЫЗ ЛӘБИБ ЛЕРОН - ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ИЯСЕ! 26.04.2022

Быел Тукай премиясен бирү комиссиясе Татарстан Республикасы дәүләт премиясен ике генә кешегә – язучы Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоровка бирергә карар иткән. Лауреатларга премияне Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быел Тукай премиясенә унтугыз кандидат тәкъдим ителгән иде.
-
"Кәҗә белән сарык" әкияте 26.04.2022

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан узучы районкүләм шигырь бәйрәмендә гимназиябезнең 2, 4 сыйныф укучылары "Кәҗә белән сарык" әкиятен уйнадылар.
-
Күргәзмә 26.04.2022

Гимназиябездә 26 апрель - Габдулла Тукай туган көн уңаеннан укучыларның рәсем һәм шәҗәрәләр күргәзмәсе эшли.
-
Бүгенге көн 26.04.2022

Гимназиябездә Туган тел көне бәйрәм дә, укучыларның, укытучыларның ел дәвамында ирешкән уңышларына нәтиҗә ясап, бурыч-максатлар билгеләү, планнар кору, җыелып фикерләшү көне дә.
-
"Мин Актанышны яратам!" 26.04.2022

2а сыйныфы укучысы Алмазия Закирова "Актаныш информ" филиалы уздырган "Мин Актанышны яратам!" бәйгесендә, үзе язган шигырь белән катнашып, җиңү яулады. Укытучысы - Лилия Васик кызы Галләмова. Киләчәктә дә иҗади уңышлар сиңа, Алмазия!
-
Уен-викторина 26.04.2022

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен искә алу уңаеннан, гимназиябезнең 3а, 3б, 4а сыйныфлары белән китапханәдә "Тукай-сүнмәс йолдыз" исеме астында уен-викторина уздырылды.
-
"Своя игра" 26.04.2022

Бер-береңне тыңлый һәм аңлый белергә, мәгълүматны тулы, төгәл кабул итәргә, фикерне белдерергә өйрәтүче "Своя игра" уены. Укытучы - Мария Олеговна Фатхиева.
















