Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Урок цифры" Квант дөньясы 10.03.2022

Гимназияда «Саннар дәресе» проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен «Квант дөньясы: квант компьютеры ничек төзелгән» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Дәрес ике өлештән - теоретик һәм практик өлешлтән торды. Башта укучылар квант физикасы һәм дөнья төзелеше турында фильм карады, ә соңыннан онлайн платформада биремнәр үтәделәр.
-
«Балачакның цифрлы этикасы» акциясе 05.03.2022

2022 ел Цифрлаштыру елы итеп игълан ителү уңаеннан, балаларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм цифрлы белемлелек дәрәҗәсен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килгән хат нигезендә балаларны цифрлы тирәлектә саклау буенча «Балачакның цифрлы этикасы» акциясенә кушылып, белем бирү оешмаларында #МояХартия акциясе буенча чаралар уздырыла.
-
Ватанны саклаучылар көне белән 22.02.2022

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын матур бәйрәмегез!!!
-
"Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" Бөтенроссия проекты 22.02.2022

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" Бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында белем бирү оешмаларының ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен киномарафон уздырыла. Киномарафонның бурычлары: ата-аналар җәмәгатьчелеген тәрбия системасына кертү, ата-аналар берләшмәсен педагогларга тәрбия бирү процессында ярдәм итүгә тарту һ.б. Проект турында мәгълүмат "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" сайтында https://kinouroki.org сылтамасы белән куелган.
-
Кул әшләре түгәрәге 21.02.2022

Интернатта оештырылган кул эшләре түгәрәгетәр үзара тәҗрибә уртаклашуга, дуслашуга, татулыкка өндәүгә нигез булып тора. Бүгенге түгәрәктә кызлар тәбияче Зөлфия Мәзһәр кызы белән әти-әниләргә бәйрәм бүләкләре ясадылар.
-
Бөтендөнья туган тел көне 21.02.2022

21 февраль - бөтендөнья туган тнл көне. Бүген егетләр интернатында Туган телгә багышланган әдәби чаралар үтте. Ана телебезгә булган мәнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар аша белдердек. Чараларыбыз Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
-
Яшьүсмер кызларның гигиенасы 21.02.2022

Шәфкать туташы Филария Анфас кызы яшьүсмер кызларның гигиенасы турында чыгыш ясады.
-
Призерларыбыз 21.02.2022

Технология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында призерлар: Гаянова Ясмин (8 сыйныф), Гаянова әминә (8 сыйныф), Арсланова Айзилә (10 сыйныф). Кызоарны һәм остазлары Хөснетдинова Гүзәл Фәрид кызын котлыйбыз!
-
Библиографик дәрес 21.02.2022

21 февраль - Халыкара туган көн уңаеннан 5г сыйныфында библиографик дәрес һәм китапханәбездә китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Рус әдәбияты призерлары 21.02.2022

Рус әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасында призерларыбыз: Закирова Розалия (7 сыйныф), Шәемова Гөльяр (8 сыйныф), Гилметдинова Миләүшә (9 сыйныф), Тишкинбаева Нигинә (9 сыйныф), Таһирова Эльвина (10 сыйныф). Кызларны һәм укытучылары Гильфанова Изалия Изаил кызын, Нурыева Ирина Альбин кызын котлыйбыз!















