Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Татар халык ашлары 25.03.2022

8-9 сыйныф укучылары тәрбияче Зөлфия Хафизова белән татар халык ашлары әзерләүне өйрәнү нигезеннән кабартмалар пешерделәр.
-
"Квантриум" технопаркында 25.03.2022

Бүген 7а, 7в сыйныфы укучылары икенче чиректә класслар арасында булган ярышта 2–3 урыннар алган өчен Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан балалар өчен "Кванториум" технопаркында кунакта булдылар. Биредә аларга экскурсия һәм төрле мастер-класслар тәкъдим ителде. Балаларга бик ошады.
-
Волейбол ярышында 25.03.2022

Бүген, 25 март көнне, "Батыр" спорт комплексы базасында "Мәктәп волейбол лигасы" республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында волейбол буенча турнирның муниципаль этабы узды. Мәктәп эчендәге этап нәтиҗәләре буенча муниципаль этапка 7 егетләр командасы үтте. Алар арасында район буенча 3 нче урынны алып безнең гимназия егетләре командасы. Шулай ук беренчелекне яулап, кызлар командасы да алдагы этапка үтә. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Гимназиябезгә затлы кунак килә 24.03.2022

Алексей Анатольевич Бабаянц! Аның вакыты шулкадәр тыгыз ки, Россиянең төрле төбәкләреннән чакырулар кабул итеп, һәркайсына җитешү өчен аена 15 әр очыш ясый ул.
Аның чыгышын тыңлаганнан соң, бала да, ата-ана да, укытучылар да үзләрен яңа яктан ача. Ул – мәртәбәле психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт.
Алексей Анатольевич белән очрашу гимназиядә 5 апрель көнне булачак. Аңа кадәр интернетта аның видео-лекцияләрен тыңларга, үзеңне кызыксындырган, борчыган сорауларыңны әзерләп куярга вакыт бар әле. Тизрәк, тизрәк! Укырга, өйрәнергә һәм очрашуга җитди әзерлек белән килергә! Мондый бөек шәхесләр белән бер биш минут кына аралашу да, аның киңәшен ишетү дә кешенең тормышын үзгәртергә сәләтле!
Укучылар, ата-аналар, укытучылар, сезне 5 апрель көнне 11 сәгатьтә гимназиянең актлар залына очрашуга көтәбез.
-
"Әни килде" 24.03.2022

Театр атналыгы барышында 7А сыйныфы бүген Шәриф Камалның "Әни килде" спектаклен сәхнәгә куйды. Сыйныф җитәкчесе Регина Фәрдиева.
-
"Әлдермештән Әлмәндәр" 24.03.2022

Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле 8А сыйныфы укучылары башкаруында. Сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хаҗиева.
-
Тәхия апа белән очрашу 24.03.2022

Ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, ветераннар советы рәисе, "Ел хатын-кызы-2017" республика бәйгесе җиңүчесе Усманова Тәхия апа кызлар интернатында даими, тормыштан мисаллар китереп, әхлак дәресләре үткәрә.
-
Йөзү - сәламәт тормыш алып бару нигезе 24.03.2022

Йөзү - сәламәт тормыш алып баруның нигезе. Су керү организмны тонуста тота. Киеренке күнегүләрдән, эш-укудан соң мускулларны ял иттерә.
Безнең кызларыбыз да "Дулкын" бассейнына бик яратып йөриләр.
Рәхәтләнеп суда йөзәләр,чумалар,төрле күнегүләр ясыйлар.
-
Мастер-класс 18.03.2022

7 сыйныф укучысы Зилә Кирамова укучыларга хуш исле, витаминлы сабын ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Һөнәри осталыкка ирешүдә уңышлар сиңа, Зилә!
-
Үз куллары белән... 18.03.2022

8 сыйныф укучылары:"Үзең әзерләгән ризыкка җитәме соң!"
















