Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ришат Тимершәех улын котлыйбыз!!! 01.04.2022

Гимназиябезнең технология укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
"Мин намаз укырга яратам" намаз уку бәйгесесе нәтиҗәләре 31.03.2022

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Актаныш районы мөхтәсибәте тарафыннан, 31 март көнне балалар арасында "Мин намаз укырга яратам" намаз уку бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә 2в сыйныф укучысы Рахманова Зөләйха - 1, 4б сыйныф укучысы Миргаязова Алия 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз! Молодцы, кызларыбыз!
-
Видеоматериалы 31.03.2022

Роскомнадзор сайтында балигъ булмаганнар өчен "Шәхси мәгълүматлар. Аларны ничек якларга?" дигән видеоматериаллар урнаштырылган.
Видеоматериалга сылтама https://disk.yandex.ru/i/QNzEL4ySP7Z0fw.
-
Файдалы ял итәбез 31.03.2022

"Кәҗә белән Сарык" мультфильмы Габдулла Тукайның әкиятенә нигезләнеп эшләнгән. Әкият дуслык, зирәклек һәм батырлык турында. Әйдәгез, бергәләп карыйк!
Сылтама https://youtu.be/G2VjXpiPl-w
-
Яңа спектакль 31.03.2022

Әлеге тарихи фотолар гимназия укытучыларының Нәки Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясен сәхнәләштергән тамашадан. 26 апрель, 2018 ел, Актаныш районы мәдәният йорты сәхнәсендә.
Сер капчыгын чак кына чишеп әйтәбез - гимназия укытучылары яңа спектакльне сәхнәләштерергә алынды. Уңышлар! Хәерле сәгатьтә!
-
Утырышта 31.03.2022

Укытучыларыбыз гимназиянең методик берләшмәсе утырышында.
-
Башлангычлар 30.03.2022

Башлангыч сыйныф укытучылары балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге яңалыклар, үзгәрешләр, яңа таләпләр белән таныша.
-
Казан буенча виртуаль сәяхәт 30.03.2022

Төрле конфессияләр храмнары, театрлар, күренекле һәйкәлләр.
Татарстан башкаласында горурланырлык урыннар бик күп. Җирле Кремль ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора, ә Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы шәһәр символлары булып санала. "Мәдәният.РФ" Татарстан башкаласы буйлап виртуаль сәяхәт тәкъдим итә. Безнең тупланмада сез университет, театрларны, берничә музейны күрә аласыз, шулай ук Казан турында кызыклы һәм гадәти булмаган фактлар белә аласыз.
Сылтама
https://www.culture.ru/touristRoutes/489/virtualnaya-progulka-po-kazani
-
Билал сәләмли 29.03.2022

Бүген безне 2в сыйныф укучысы Мухаметов Билал сәламли. Каникулда апайларын тәмле капкейклар белән сыйлый
-
Адилә турында 29.03.2022

4а класс укучысы Харисова Адилә - уку алдынгысы. Каникул чорында ул бисердан төрле әйберләр ясый, токмач кисә, тавык-чебеш арасында мәш килә! "Учи ру" порталында шөгыльльләнергә дә онытмый.
















