Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Технология дәресендә 18.03.2022

6 в сыйныфы укучылары технология дәресендә чигү алымнарын өйрәнә.
-
Кош оялары 18.03.2022

1Б һәм 1В сыйныфы укучылары Ләйлә әтисе Фоат Маликов, Искәндәр әтисе Ирек Сәлахов, Камилә әтисе Линар Габделгалиев, Әхмәт дәү әтисе Илфак Солтанов белән сыерчыклар өчен бик матур оялар ясаганнар. Урнаштырып куярга да өлгергәннәр. Молодцы! Кошлар оялагач та фотога төшерерсез әле.
-
Проект яклау дәвам итә 17.03.2022

Гимназиядә укучыларның шәхси проектларын яклаулары 10 секциядә дәвам итә.
-
Ата-аналар белән эш 17.03.2022

Ата-аналар комитеты гимназиядә актив эшләп килә. Һәр сыйныфтан ике гаилә – әти һәм әни(!), җәмгысе дүрт кеше комитет составына кертелгән. Алар түгәрәк өстәл артында җыелып фикерләшәләр дә, алда үтәчәк бәйрәм-чараларны укытучылар белән берлектә планлаштыралар да. Алдагы чара - Нәүрүз бәйрәме, көнчыгыш календаре буенча яңа елны каршы алу. Шимбәгә кадәр бар сыйныф табын хәстәрләү мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Ата-аналар комитеты гимназия белән көн дә элемтәдә, WhatsApp тагы группада аралашулар киңкырлы безнең. Төрле темаларга фикерләшәбез. Аеруча да тансык – көтеп алынганы гаиләләрнең үз тормышлары, яшәешләре, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашулары. Бу уңайдан без Илфак һәм Ильфира Гаяновлар гаиләсенә рәхмәт белдерәбез. Һәр өлкәдә актив алар.
Гаиләдә ял көннәренең ничек үтүе белән дә уртаклашты Илфак Фикать улы:
-Без сыерчыкларны каршы алырга әзер!!! Алла боерса, Айбулат үзебез ясаган ояны иртәгә мәктәпкә алып бара!!! Әлбәттә, без балта остасы түгел... Шулай да сыерчыклар оялар дип өметләнәбез!
-
Җиңүчеләребез 17.03.2022

Гимназиянең 10 сыйныф укучылары Алмаз Агумов, Айбулат Гаянов, Зилә Хафизова нанотехнологияләр буенча онлайн форматта узган республика конференциясендә катнашып, I-II-III урыннарны яуладылар. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Гимназиябез "ВКонтакте" социаль челтәрендә 17.03.2022

Дусларыбыз! Гимназиябезнең "ВКонтакте" социаль челтәрендә үз төркеме барлыкка килде. Яңалыклар белән танышып бару өчен рәхим итегез, безнең сылтама
http://vk.com/public211810040.
Булып узган бәйрәм-чараларның фото һәм видео архивларын да шунда карарга мөмкин булачак.
-
Технологиядән проектлар 17.03.2022

Укучыларыбыз бүген технология фәне буенча шәхси проект эшләрен якладылар.
-
Район китапханәсендә 17.03.2022

10 сыйныф укучылары бүген район үзәк китапханәсендә 2022 ел - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына багышланган чарада катнаштылар.
-
Волейболчы кызлар – җиңүчеләребез! 16.03.2022

Гимназиябез кызлары Алинә Габдуллина, Айзилә Арсланова(10 А), Таңсылу Фәррахова(10 В) волейбол командасы районның хатын-кызлар җыелма волейбол командасы составында уйный башлады. Башкортостанның Илеш районының Югары Яркәй авылында 15 март көнне узган волейбол ярышында район данын яклап, җиңүгә иреште алар. Афәрин! Кызларыбызны, тренерлары Ленар Ибнеевны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Биергә әзерләнәбез 16.03.2022

Сыйфатлы бию кую, сәхнәгә әзерләп чыгару өчен күпме вакыт кирәк дип уйлыйсыз? Үзегез исәпләп карагыз: Актаныш гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары хореограф Миләүшә Солтанова җитәкчелегендә инде бүгеннән үк "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә вальс биергә әзерләнә.















