Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Гүзәл Хамматуллина республика ярышында җиңү яулады 06.04.2022

Алабуга шәһәрендә узган «Бадминтонные надежды» республика ярышында 5г сыйныфы укучысы Гүзәл Хамматуллина 2 урын яулады. Котлыйбыз!
#ГимназияАктаныш -
Светлана Шәйхуллина "Драматургия һәм сәхнә осталыгы" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды 06.04.2022

Актаныш гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Риф кызы Шәйхуллина Сәхнә осталыгы буенча XI Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ачык фестиваль-конкурсында катнашып, "Драматургия һәм сәхнә осталыгы" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
#ГимназияАктаныш -
Халыкара аш көне 05.04.2022

Бүген - 5 апрель - Халыкара аш көне! Тәмле ашлар пешереп, Гаилә бәйрәме ясарга менә дигән мөмкинлек. Бәйрәм тарихы Борынгы Кытай дәүләтенә барып тоташа.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ. Безнең эрага кадәр 100 ел элек ашка охшаган ризык кайнатыла башлый. “Аш” сүзе латин тамырларына карый һәм “икмәк салынган шулпа” дигәнне аңлата. Борынгы гасырларда ит, балык, яшелчә ашларын шулпа дигәннәр. Кытай хроникаларында аш-су китабы турында искәртү сакланган, анда ашларга аерым бүлек бирелгән. Бу китапның фаразланган яше – безнең эрага кадәр 4700 ел. Россиядә ел саен 30 миллиард порция аш ашала. Бу санга шулай ук борщ, щи, тавык шулпасы белән токмачлы аш та керә. Россиялеләр аш ашау буенча дөньяда – икенче урында. Беренче урында Кытай халкы тора.
-
Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу 05.04.2022

Гимназиябез укучылары, укытучылары, ата-аналар психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашты. Очрашу "Бәхетле булу һәм уңышка ирешү өчен дөньяны ничек кабул итәргә?" темасына узды.
-
Спартакиадада 05.04.2022

Район укучыларының кышкы спартакиадасында урта мәктәп командалары арасында Актаныш гимназиясе өченче урын яулады. Молодцы, кызлар-егетләр!!!
-
ИГЪТИБАР: АЛХӘБӘР! 04.04.2022

Иртәгә – 5 апрель көнне Актаныш гимназиясендә психолог, лектор, консультант, гештальт-терапевт Алексей Анатольевич Бабаянц белән очрашу була. Укучылар, ата-аналар, укытучылар, сезне 5 апрель көнне 10 сәгатьтә гимназиянең актлар залына очрашуга көтәбез! Башлана 11 сәгатьтә.
-
Кванториумда 04.04.2022

Гимназиябез укучылары балалар технопаркында булды. Балаларга технопарк буйлап экскурсия уздырдылар, роботлар ничек эшләгәнне, дроннар ничек очканны күрсәттеләр, җирне зондлаштыруның нәрсә икәнлеге һәм нейросетьләрнең ничек эшләве турында сөйләделәр. "Кванториум" укытучылары балалар өчен график дизайн, робототехника, лазер технологияләре турында мастер-класслар үткәрделәр.
-
ФГОС укулары 04.04.2022

Математика һәм информатика укытучылары методик берләшмәсендә яңа ФГОС ка күчү буенча укулар узды.
-
Яңа бию 02.04.2022

Каникул кичләрендә сәнгать сөючән Ильфира һәм Илфак Гаяновлар гаиләсе яңа бию өйрәнәләр. Уңышлар сезгә! Каникул кичләрендә сәнгать сөючән Ильфира һәм Илфак Гаяновлар гаиләсе яңа бию өйрәнәләр. Уңышлар сезгә!
-
Волейболчы егетләребезне, тренерлары Ленар Миншакир улы Ибнеевны котлыйбыз!!! 02.04.2022

Спортны үстерүдәге лаеклы хезмәтләре, җиңүләре хөрмәтләнде - районның спорт конференциясендә бүләкләнде алар бүген. Молодцы!!!















