Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Күргәзмә 11.04.2022

Гимназиябездә Косманавтика көне уңаеннан күргәзмә эшли. Рәхим итегез!
-
Уфада 10.04.2022

9 апрель көнне III чиректә Тәрбия рейтингында җиңгән 9 А, 9 Б класс укучылары Уфа шәһәренә сәяхәткә бардылар.
- Экскурсовод шәһәрнең иң истәлекле урыннарыннан йөртте, ә кич Уфа "Нур" татар дәүләт театрында "Галиябану" премьерасын карадык. Шундый экскурсия өчен гимназия җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! - дип хәбәр итте укучыларыбыз һәм сыйныф җитәкчеләре.
-
Рәмиләне котлыйбыз 09.04.2022

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты үткәргән төбәкара онлайн-олимпиадада катнашып, 8а сыйныф укучысы Рәмилә Руслан кызы Әмирханова призер булды. Укытучы Гөлназ Темерзадаевна Шакирҗановага оештыру комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Актанышка аккошлар кайткан 08.04.2022

Актанышка аккошлар кайткан. Күрдегезме әле? Сез табигатьне ничек күзәтәсез? Фото һәм видеолар көтеп калабыз сездән.
-
Безнең тарих 08.04.2022

БЕЗНЕҢ ТАРИХ:
Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча "Хуҗа Насретдин" спектакле - Гуманитар гимназия-интернат коллективы куелышында. Актанышны шаккаттырган иҗат коллективы белән сез дә таныша аласыз.
https://youtu.be/tkfVfjKL-z4
-
Музеебыз турында 08.04.2022

Әлеге шигъри юллар Әлфия Авзалованың Актаныш гимназиясендә урнашкан интерактив музее диварына уеп язылган. Музей экспонатларга, тарихи фактларга бай. Үзегезгә килеп карау, мәгълүмат алу өчен дә бик уңайлы эшләнгән.
-
Экологик дәрес 08.04.2022

Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне уңаеннан, егетләр интернатында экологик дәрес узды. "Россия диңгезләре: яналган хәвефләр һәм саклау" темасына эчтәлекле сөйләшү булды.
-
Тәҗрибәләр 08.04.2022

Егетләр интернатында узган экологик дәрестән соң, укучылар су үзлеген тикшереп, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
"Татар кызы нинди була?" 08.04.2022

"Татар кызы нинди була?" - әлеге сорауга җавапны гимназиябез кызлары бергәләп эзләде. Татар кызы-гади кыз түгел. Татар кызы-чибәр һәм сылу. Татар кызын бар да ярата - Татар кызы шатлык тарта. Кызларыбыз татар милли киемнәре, татар халык ашлары, милли бәйрәмнәр буенча белемнәрен тулыландырдылар. Сорауларга җавап эзләделәр. Мәкальләр әйттеләр. Уңган кызларыбыз калфак та эшләделәр. Татар халык ашларын пешерү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбияче - Исламова Зөлфия Зәет кызы.
-
"Яшьлек" үзәгендә 07.04.2022

10 класс укучылары "Яшьлек" яшьләр үзәгендә "Сайлау хокукы" исемле фильм карадылар. Фильм бүгенге яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында булды.
















