МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
9 классларда математикадан тестирование узды 15.11.2014

Бүген Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш 9 класс укучылары математикадан диагностик тестирование уздылар. Биремнәр Казаннан җибәрелгән һәм шунда ук тикшереләчәк тә. Бу 9 ларның быелгысы уку елында беренче зур сынаулары. Аның нәтиҗәсендә укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен, әзерлек дәрәҗәләрен тикшереп караячак. Киләсе сынау 22 ноябрьдә рус теленнән булачак.
-
Республика семинарында катнаштык 14.11.2014

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы җирлегендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы һәм семинары узды. Әлеге семинарда катнашучыларны район һәм шәһәрнең 4 мәктәп базасында каршы алдылар. "Профильле укыту" темасына багышланган әлеге чарада безнең мәктәпнең технология укытучысы Гатауллин Л.И. авыл хуҗалыгы техникасы фәненнән ачык дәрес белән катнашты. Карпов исемендәге Осиново мәктәбенә барып 11 класс укучылары белән укытучыбыз мастер-класс күрсәтте. Дәрестә республикабызның төрле районнарыннан килгән мәгариф идарәсе башлыклары катнашты.
Гомумән алганда дәрес уңышлы чыккан.
-
"Русский медвеженок-2014" 13.11.2014

Очередной конкурс языкознания "Русский медвеженок" прошел сегодня во всех образовательных учреждениях. Все желающие смогли принять в нем участие. Интерес к конкурсу растет год от года. Конкурс доступен, поскольку проводится прямо в школе и занимает всего два урока, а учащиеся получают возможность соревноваться в масштабе, выходящем за рамки региона. Задания ориентированы не столько на механическое знание правил, сколько на логику, общую культуру, а порой – и на чувство юмора. Главная цель игры - показать красоту и богатство русского языка, преодолеть впечатление о нём как формальном и скучном школьном предмете.
-
Беренче сыйныфлар өчен Мәдәни дәрес үткәрелде 12.11.2014

Бүген 12 нче ноябрь көнне республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтеп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәчәк.
Шул уңайдан безнең мәктәпнең 1 класс укучылары да авылыбызның китапханәсенә кунакка бардылар. Анда класс җитәкчесе Замалиева Ф.Г, мәктәп китапханәчесе Шайхиева Г.И. һәм авыл китапханәчесе Касымова З.Х. белән берлектә Мәдәни дәрес үткәрелде. Җиде 1 нче класс укучысына мәдәни көндәлек тапшырылды. Китапханәче һәм класс җитәкчесе балаларга һәм аларның әти-әниләренә көндәлек белән эшләү алымнарын аңлатты. Укучылар китапханә белән таныштылар һәм китаплар алдылар.
-
"Мәдәни көндәлек" исемле проект старт ала 11.11.2014

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты 12 ноябрьдән старт ала. Ул Мәдәният елы кысаларында уздырыла. 12 ноябрьдә мәдәният системасындагы китапханәләр базасында Бердәм мәдәни дәрес үтәчәк.
Проект өч төрле номинациядән тора:
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы”;
“Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге";
“Иң яхшы мәдәни әти-әни”.
12 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр беренче этапта “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы” номинациясе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ә 2015 елның 1 январеннан 25 майга кадәр икенче этапта “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүчеләр барланачак. Җиңүчеләрне республикакүләм мәдәни чараларда катнашу көтә.
Әлеге проет 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итә.
Проектта беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша ала.
-
Китапханә атналыгы башланды 11.11.2014

Уку елының икенче чиреге башланды. Һәм беренче атна китапханә атналыгы буларак игълан ителде. Төрле бәйгеләр, акцияләр, китап укчылар конференцияләре һәм башка кызыклы чаралар көтә укучыларны. Күргәзмәләр аркылы яңа китаплар белән таныша алачаклар. Гомумән алганда, әлеге атналыкта укучыны бераз булса да китапка карата мөнәсәбәтен, карашын үзгәртәсе иде.
-
Каюм Насыйри эзләреннән... 07.11.2014

ТР Мәгариф министрлыгының көзге каникулда мәктәп балаларының ялын оештыру турындагы приказын үтәү нигезендә Ачасыр урта мәктәбенең 7 һәм 10 сыйныф укучылары “Каюм Насыйри эзләреннән” исемле экскурсиягә 6 нчы ноябрь көнне җәяүләп чыгып киттек.
Олы Ачасыр авылының төньягында урнашкан Кече Шырдан авылына таба барган юлда класс җитәкчеләре Гайнуллина М.К. һәм Гобәйдуллина Р.А. шушы төбәкнең табигате, андагы аерым урыннарның атамалары турында укучыларга сөйләп бардык. Шундый кызыклы ки, Ачасыр авылында җылырак, ә Шырданга барган саен салкынрак һава тойдык, ә кайтканда шулай ук киресенчә килеп чыкты.
Менә без ак томаннар эчендә Кече Шырдан авылына килеп кердек. Тыныч кына яткан авылның урамнарына, йортларына игътибар иттек. Авыл күңелебезгә рәхәтлек бирде, ошаттык без аны. Менә без Саимә һәм Ринат Миңнуллиннарны очраттык. Алар безгә Кече Шырдан башлангыч мәктәбенең эчен күрсәттеләр, Каюм Насыйри бюсты алдында һәм аның коесы янында фотога төштек.
Инде без томанлы караш белән каршы алган Шырдан авылыннан кайтырга чыктык. Туган төбәгебез буйлап бер-бер артлы адым атлап, барысы унбиш чакрым юл үттек. Бит Шырдан балалары Ачасыр мәктәбендә укыганнар иде. Алар иртән мәктәпкә киләләр, дәресләр беткәч кире кайталар иде. Бүгенге укучылар шулай укып йөргән балаларның хәлләрен үзләре аша кичерделәр һәм бик гаҗәпләнделәр. “Шуннан кайткач, тагы ничек итеп, дәрес әзерләргә утырырга кирәк?” - дип уйландылар.
Кече Шырдан да яшәүче Саимә һәм Ринат Миңнуллиннарга К.Насыйри эзләреннән йөрткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәйсә Гобәйдуллина, 7 класс җитәкчесе
-
Камал театрына сәяхәт кылдылар 05.11.2014

Укучылар өчен көтеп алынган каникуллар башланды. Кемдер ялын телевизор каршында, кемдер туганнарына кунакка барырга планлаштырса, 6, 9 класс укучылары театрга сәяхәт итеп кайтырга булдылар.
Күмәк чаралар, экскурсияләр һәрвакытта да укучының гомерлек хәтерендә, исендә кала торган вакыйгалардан. Шунлыктан класс җитәкчеләре Рамил абыйлары үз укучыларын Г.Камал театрына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган, бераз яңартылган "Диләфрүз - Remake" музыкаль комедиясенә алып барды. Спектакль бик матур булган, укучылар канәгать! Экскурсияне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен укучыларның әти-әниләренә, бигрәк тә ата-аналар комитеты рәисе Вәкилова Ф. гә класс җитәкчесе зур рәхмәтен җиткерә.
-
Мы за безопасный интернет 30.10.2014

В школе прошли мероприятия под акцией "Мы за безопасный интернет". Учащиеся всех классов приняли активное участие во всех заланированных мероприятиях. Ученики начальных классов рисовали рисунки, с учениками 5-7 классов провели открытый урок, учащиеся 8-9 классов приняли участие в игре. Учитель информатики Абзалина Л.Р. затем организовала выставку рисунков и наградила активных учеников грамотами.
-
"Сөмбелә -2014" бәйрәме гөрләп узды! 29.10.2014

Ниһаять, бүген мәктәптә Сөмбелә бәйрәме булып узды. Төрле сәбәпләр аркасында бераз соңгарак калсак та, бәйрәм бәйрәм булып кала инде ул. Укучыларның көтеп ала торган чарасы.
Спорт залын 6,9,10 нар матур итеп бизәде, һәр класс укучылары, әти-әниләр сый нигъмәтле өстәлләр тезде, укучылар концерт номерлары әзерләде, газеталар чыгарды, табигый материаллардан кул эшләре ясады, тәҗрибә папкалары ясап күргәзмә оештырды... Һәм менә бәйрәм...
Барлык төр ярышларда, бәйгеләрдә катнашып җиҗүчеләр дә билгеләнде:
1 урын - 7 һәм 11 класс укучылары;
2 урын - 5, 6,9 һәм 8 класс укучылары;
3 урын - 10 класс укучылары.
Котлыйбыз. Бәйрәм бик матур узды. Рәхәтләнеп җырладык, биедек, уеннарда катнаштык.












